Русия транспорт министрлыгы очкычларга билет сатканда юлчылардан өстәмә җыем алу фикерен яңадан карый башлаган. Бу - һава ширкәте бөлгенлеккә төшә калса, "юлчыларга ярдәм резерв фонды" булдыру өчен кирәк, дип яза "Коммерсант".
Июньдә транспорт министрлыгы һава ширкәтләренә "һава транспортында үзара исәп-хисапның дәүләт системын" булдыру мәсьәләсен каравын хәбәр иткән. Бу җыемны бердәм операторга - "Авиагрант" ширкәтенә күчерәчәкләр.
Һава ширкәтләре вәкилләре әйтүенчә, үзара исәп-хисап системы инде бар, аны Транспорт клиринг пулаты башкара һәм моның өчен 185 сум җыем алына.
Хәзер исә юлчыларга акчаларын кире кайтаруны гарантияләүче яңа резерв булдыру өчен, өстәмә җыем алачаклар. "Коммерсант"ның һава ширкәтләрендәге чыганаклары бу кимендә 150-200 сум булачак дип саный. Икенче бер чыганагы исә бер юлчыдан фондка 300 сум күчертү турында фикер алышу бара дигән.
Басма әңгәмәдәшләренең берсе әйтүенчә, фонд өчен яңа җыемнар кертү билетлар бәясенең кыйбатлануына һәм юлчылар саны кимүгә китерәчәк. Бу исә һава ширкәтләренең бизнесында гына түгел, Русия авиасәнәгатендә дә чагылыш табачак, дигән ул.
- Былтыр "Ростех" һәм Транспорт клиринг пулаты (ТКП) белән берлектә, транспорт министрлыгы Русиядә һава юлчыларына ярдәм фонды булдыру турында фикер алыша башлады.
- Фондтагы акчаларны көтелмәгән хәлләр булганда юлчылар каршындагы бурычларны үтәү өчен тотарга тәкъдим ителде. Мәсәлән, һава ширкәте бөлгенлеккә чыкса, аның мөштәриләрен башка рейсларга утырта яки акчаларын кире кайтара алачаклар.
- Яңа төрле акча җыемы билетлар кыйммәтләнүгә китермәс дигәннәр иде, чөнки бу түләү - канун нигезендә инде билгеләнеп куелган җыемнарны башкача бүлү хисабына оештырылачак дип әйттеләр. Ул чакта җыем 70-250 сум булыр дип фаразланды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!