Русиянең һәм халыкара 13 хокук яклау оешмасы Русия хакимиятләреннән журналист Елена Милашинага һәм адвокат Александр Немовка һөҗүмне оператив һәм гадел тикшерүне таләп итә. Белдерү авторлары җинаятьчеләрне җавапка тартырга һәм "журналистларга, хокук яклаучыларга, хакимиятне тәнкыйтьләүче башка кешеләргә җәзасыз калган һөҗүмнәрне" туктату өчен, бөтен чараларны кулланырга чакыра.
Әлеге белдерү Медиа хокук яклау үзәге сайтында чыкты. Аны имзалаучылар арасында Human Rights Watch, Amnesty International, "Сивил теләктәшлек" комитеты, Газаплауларга каршы такым, "Мемориал" кеше хокукларын яклау үзәге һәм башкалар бар.
Белдерү текстында Чечняда журналистларны һәм хокук яклаучыларны эзәрлекләү очраклары мисалга китерелгән. Алар арасында күпсанлы һөҗүмнәр дә, урлап китүләр, яла ягып җинаять эше ачулар һәм үтерүләр дә бар.
"Бу һөҗүмнәрнең берсен дә Русия хакимиятләре нәтиҗәле итеп тикшермәде. Рамзан Кадыровның хокук яклаучыларга һәм журналистларга дошман, сатлыкҗан һәм террорчы тамгасы сугып, аларны "юк итәргә кирәк" дигән күпсанлы провокацион белдерүләре җавапсыз калды" диелә.
- 4 июльдә Чечняда "Новая газета" журналисты Елена Милашинаны һәм адвокат Александр Немовны кыйнаганнар иде. Алар Чечняга отставкадагы хөкемдар Сайди Янгулбаевның хатыны Зарема Мусаевага хөкем карары чыгарылу уңаеннан килгән булган.
- Адвокатны һәм журналистны кораллы кешеләр аяклары белән нык кына типкәләгән, шул исәптән битләренә дә типкән. Немов әйтүенчә, һөҗүм итүчеләр аларны атып үтерү белән янаган һәм башларына пистолет терәгән.
- Хәзерге вакытта алар икесе дә Мәскәү хастаханәләренең берсендә ята. Һөҗүм итүчеләр әлегә табылмады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!