Чиләбе өлкәсенең Магнитогорски шәһәрендә "Хорошее место" кафесында шаурма белән агуланган 25 кеше хастаханәгә салынган. Бу хакта Чиләбенең сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
Агуланучылар хастаханәгә эчәк инфекциясе билгеләре белән эләккән. Аларның икесе - бала.
"Хастаханәгә салынганнарның хәле тотрыклы, барысы да медицина күзәтүе астында һәм кирәкле дәвалану ала ", диелә Роспотребнадзор белдерүендә.
Беренчел мәгълүматларга караганда, барлык авыручылар да тавык итеннән шаурма ашаган.
Кафеда санитар тәртипнең күпсанлы бозу очраклары ачыкланган. Туклану урыны 5 июльдән ябылган.
Лаборатория нәтиҗәләре ачыкланганчы кафе хезмәткәрләре эштән читләштерелгән.
Беренче булып әлеге кафеда ир белән хатынның агулану турында Вконтактеның "Чёрное&Белое Магнитогорск" төркемендә язып чыкканнар.
- Әле бер ай элек кенә Русиянең берничә төбәгендә алма шәрабы (сидр) белән агуланып үлү очраклары турында хәбәр ителде. Ульян өлкәсендә алма шәрабы эчүдән 16 кеше үлгән, 35 кеше агуланган иде. Самар өлкәсендә дә алма шәрабы эчеп өч кеше үлде. Удмуртия хөкүмәт рәисе урынбасары Эльвира Пинчук та ике кешенең: 20 яшьлек егетнең һәм 34 яшьлек хатын-кызның авыр хәлдә булуын хәбәр итте. Алар барысы да Самар өлкәсендәге эшмәкәр саткан "Мистер Сидр" эчемлеген кулланган булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!