Татарстан Дәүләт шурасы дептуталары халыктан җыелган үзара салымны нинди максатларда куллануны билгеләүче исемлекне киңәйттермәкче. Алар республика хөкүмәт йортына шул хактагы карарны үзгәртергә, исемлекне киңәйтергә киңәш иткән. Карарны Дәүләт шурасының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында кабул иттеләр, дип җиткерә Татарстан парламенты матбугат хезмәте.
Татарстан муниципаль берәмлекләр шурасы ассоциациясе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Столяров әйтүенчә, хәзерге вакытта үзара салым акчалары юллар өчен, зиратлар, җирлек биләмәләрен төзекләндереп һәм карап торуга, урамны яктырту, су белән тәэмин итү, һәйкәлләрне төзекләндерү, янгын куркынычсызлыгы чараларын күрү кебек эшләр өчен тотыла.
Халыктан алынган бер сум өчен Татарстан хакимиятләре авылларга дип 4 сум, район үзәкләренә дип – 3 сум, шәһәр бүлгеләре өчен – 2 сум бирә. Шул рәвешле, түрәләр үзара салымны халыкның тәкъдимнәренә финанс ярдәме күрсәтү дип аңлата.
Столяров әйтүенчә, янәсе үзара салым програмын киңәйтүне республикада яшәүчеләр үзләре тели. Акчаларны шул исәптән мәчет-чиркәүлләрне төзекләндерү һәм карап торуга, рөхсәтсез чүплекләрне юк итүгә, паркларны карап торуга дип тә җыярга тәкъдим ителә.
- 2013 елдан башлап җирле хакимитләр үзара салым кысаларында республика халкыннан 2,3 миллиард сум акча җыйган.
- Татарстанда үзара салым 2003 елдан бирле кулланыла. Башта карарларны референдумнарда кабул итәләр иде, соңрак моны гадиләштерделәр, җыеннар үткәрә башладылар.
- Шул ук вакытта кайбер районнарда яшәүчеләр түрәләрнең үзара салымны мәҗбүри түләттерүенә дә зарланды, штраф белән янауларын әйтте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!