Үзбәкстанда вакытыннан алда президент сайлаулары уза

Тавыш бирүче

9 июльдә Үзбәкстанда вакытыннан алда президент сайлаулары уза. Бу вазифага хәзерге президент Шәүкәт Мирзиёев һәм формаль гына оппозиция партияләреннән саналган өч намзәт  дәгъва итә.

Алар арасында Халык демократик партиясеннән элеккеге мәгариф министры Улугбәк Иноятов, Экологик партиядән Абдушөкер Хамзаев һәм "Адолат" социал-демократик партиясеннән югары мәхкәмә рәисе урынбасары Робахон Мәхмудова бара.

Быел 30 апрельдә референдумда Үзбәкстан Конституциясенә үзгәрешләр кертелгәннән соң, Мирзиёев вакытыннан алда сайлау уздыру турында фәрман имзалады. Мирзиёевның моңарчы булган ике мөддәте сызыла, ул тагын ике мөддәт, ягъни 14 ел президент була алачак. Президент вәкаләтләре дә киңәйтеләчәк.

Президент сайлауларына әзерләнергә ике ай гына вакыт булды. Сайлау кампаниясе 7 июньдә башланып, бер ай дәвам итте. Илдә эшләүче Европа иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының Демократик институтлар һәм Кеше хокуклары бүлегенең мониторинг миссиясе сайлау кампаниясе барышы турында вакытлыча хисапта "кампания сүлпән" бара дип искәртте һәм бу "хакимияткә каршы оппозициянең булмавын "күрсәтә диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!