60нчы бригаданың Приморье краеннан мобилизацияләнгән ирләре алгы сафта сугышудан баш тарткан

Русия гаскәре хәрбиләре. Иллюстратив фото

Туганнары әйтүенчә, шуның өчен ирләрне берничә көн чокырда утыртканнар, су һәм ризык бирмәгәннәр, аннан билгесез тарафка алып киткәннәр. Хәзер мобилизацияләнгән ирләр белән элемтә юк диелә. Саклану министрлыгы вәкилләре мобилизацияләнгәннәрне фронтның кайнар нокталарына җибәрмәячәкләр, дигән иде.

Приморье краеннан, Камчатка һәм Сахалиннан мобилизацияләнгән ирләрнең туганнары Русия саклану министрлыгы җитәкчелегенә һәм үз төбәкләренең башлыкларына мөрәҗәгать иткән. Алар 60нчы аерым мотоукчы бригадада хезмәт итүче якыннарын алгы сафта сугышудан баш тартканга башта берничә көнгә чокырда утырттылар, су һәм ризык бирмәделәр, аннары соң билгесез тарафка алып киттеләр дип зарлана. Хәзерге вакытта мобилизацияләнгән ирләр белән элемтә юк, дип хәбәр итә Сибирь.Реалии.

Дәлил буларак, солдатларның туганнары видео чыгарган, анда берничә кешенең идән астында утыруы күренә.

Зарланучылар әйтүенчә, мобилизацияләнгәннәрне хәрби җитәкчеләре "һөҗүмгә җибәрергә" вәгъдә иткән, "аннан кире кайтмаячаксыз" дигән.

Шул ук вакытта хәрбиләрнең туганнары әйтүенчә, хәрби бүлекчәдә ун ай булсалар да, солдатлар тиешле хәрби әзерлек узмаган.

Узган ел ноябрь аенда Русия президенты Владимир Путин "өлешчә" мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә алынганнар хәрби хәрәкәтләрдә турыдан-туры катнашмаячак дигән иде. Соңрак саклану министрлыгы вәкилләре мобилизацияләнгәннәрне фронтның кайнар нокталарына җибәрмиләр, диде.

  • Ләкин фронттан килгән күпсанлы дәлилләр моның алай түгеллеген күрсәтә. Мобилизация игълан ителеп берничә көн үткәч тә, гаскәргә тупланган резервистларны әзерлексез сугышка керттеләр, һөҗүмгә җибәрделәр, һөҗүмдә техникасыз, хәрби җитәкчеләрсез ташлап калдырдылар, фронттагы бушлыкларны каплау өчен кулландылар.
  • Мәсәлән, Башкортстаннан мобилизацияләнгән ирләрнең хатыннары республика башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән иде. Алар ирләренең нинди шартларда сугышта булуына зарланды. "Заманча кораллары да, бронежилетлары да юк, ризык белән су да җитми. Алар окопларда утыра. Ризыкка, көрәкләргә, дизель генераторларына акчаны бездән сорый! Луһански өлкәсендәге Х шәһәрендә урнашкан егетләрнең командирлары юк. Алар куелган максатларга ничек ирешсен? Шунда җибәрелгәннән бирле командирларын күргәннәре дә юк!" дип белдерделәр.
  • 17 апрельдә Татарстаннан мобилизацияләнүчеләрнең хатыннары һәм туганнары да Русия һәм Татарстан президентларына, саклану министрына, Русия тикшерү комитеты башлыгына, Русия баш хәрби прокуратурасына мөрәҗәгать яздырды. Алар "ирләребезне идән астында тотып, "һөҗүмгә ризалашырга мәҗбүр итәләр" дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!