Украина президенты "Вильнюска юл тоткан чакта шундый сигналлар килде - кайбер әйберләр турында фикер алышканда Украина искә алынмый", дип белдерде.
"Искәртәсем килә – биредә Украинаның әгъзалыгы түгел, аны оешмага чакыру турында сүз бара. Украинаны чакыру өчен дә, аның әгъзалыгы өчен дә бернинди вакыт чикләүләре куелмый – бу моңарчы күрелмәгән һәм абсурд хәл. Украинаны НАТОга чакырырга да, аны Альянс әгъзасы итергә дә әзерлекләре юк күрәсең, шуңа охшаган", дип язган ул Telegram-каналында.
Украина президенты фикеренчә, бу очракта илнең НАТОдагы әгъзалыгы Русия белән сөйләшүләрдә сатулашу предметы булачак. "Ә Русия өчен бу мотивация дигән сүз һәм ул үзенең террорын дәвам итә алачак. Билгесезлек – зәгыйфьлек ул. Мин моның турында җыенда ачыктан-ачык фикер алышачакмын", дип язган ул.
Шул ук вакытта АКШ президенты Джо Байден НАТО беректәшләре Украинаның Төньяк Атлантика альянсына кушылуын килештерде дип белдерде.
- Алданрак Көнбатышның берничә медиасы НАТОдагы чыганакларына сылтама белән, Вильнюс җыенында Украина оешмага чакыру алмаячак дип хәбәр итте.
- Әйтик Spiegel алман басмасы НАТОның Украина белән бәйле әзерләнеп килүче белдерүенә сылтанды. Басма документның хәзерге нөсхәсендә илне Альянска кертү яки чакыру турында төгәл әйбер юк дип язды.
- НАТО илләренең кайбер лидерлары Украинаның Альянска юлын хуплады. Әйтик Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган "Украина, һичшиксез, НАТО әгъзасы булуга лаек", дигән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!