Сибайда Илнар Хатмуллинны күмделәр

Your browser doesn’t support HTML5

Украинадагы сугышта Башкортстанның "Сибай" ансамбленнән 23 яшьлек Илнар Хатмуллин һәлак булган. Кичә аны Сибайда күмделәр. Ул сугышка узган елның көзендә җибәрелгән иде. Февральдә аның улы туган. Башкортстан Путин режимы башлаган шушы сугышта һәлак булган ирләр саны белән Русия төбәкләре арасында иң алдынгы урыннарда тора. Азатлык Радиосы хисапларына күрә, бу сугышта БРдан кимендә 820 ир үтерелгән. Сибайның үзеннән исә кимендә 14 ир-ат һәлак булган.