Беренче ярты еллыкта Русия һәм Кытай арасында тауар әйләнеше 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 40,6 процентка арткан, дип хәбәр итә "Новости" агентлыгы. Агентлык Кытай баш таможня идарәсе белешмәләренә таяна.
Кытай Русиягә 52,28 млрд долларлык тауар саткан, бу былтыргы беренче алты айдагыга караганда 78,1 процентка күбрәк. Русиянең Кытайга сатышлары 19,4 процентка үскән һәм 62,263 миллиард долларны тәшкил иткән.
2022 ел нәтиҗәләренә күрә, ике ил арасында тауар алмашы 29,3 процентка үскән һәм рекордлы дәрәҗәгә – 190,271 миллиард долларга җиткән.
Русия премьер-министры Михаил Мишустин сүзләренчә, Кытай белән Русиянең алыш-биреше 70 процент очракта сумнарда һәм юаньларда түләнә.
Элегрәк Халыкара тынычлык яклы Карнеги фонды һәм Сarnegie Politika белгече Михаил Коростиков Кытай лидеры Си Цзинпиньның Мәскәүгә өч көнлек сәфәре сәбәпләрен анализлады. Ул Кытай лидерын озатып барган 50 машинаның күбесендә зур эшмәкәрек вәкилләре иде дип искәртте.
"Русия машина базарында калган 14 брендның 11е – Кытайныкы. Шул ук вакытта Кытай аша "параллель импорт" белән Европа машиналары да кертелә. 2022 елда кытай машиналарын сатып алу очраклары 9 процент булса, быел февральдә ул 38 процент булган", дип искәртте Коростиков.
Аның әйтүенчә бер ел элек Русия базарында кытай смартфоннары 50 процентны тәшкил иткән, хәзер исә 75 процент. Төзелеш техникасы – былтыр 40 процент булган, хәзер 70 процентка җиткән. Кытайда җитештерелгән Haier суыткычлары беренче тапкыр Русиядә популярлыгы ягыннан алдынгылыкка чыккан.
- 2022 елда Кытай белән Русиянең хезмәттәшлеге тагын да зуррак тизлек белән арта башлады. Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, Көнбатыш илләр Русиягә карата чикләүләр кертте. Бу сурәттә Русия түрәләре икътисадны Азия илләренә, беренче чиратта, Кытайга борды. Сәяси яктан Мәскәү Кытайны якын беректәше дип атый.
- Кытайның Идел буе төбәге белән дә кызыксынуы турында Азатлык инде күптәннән язып килде. Әйтик, 2017 елда Кытай Татарстанның чит ил сәүдә партнерлары унлыгына да кермәгән булса, 2020 елда беренче бишлектә урын алды. Кытайдан Татарстанга тауар кертү нәкъ 2017 елда кискен артты. Ул вакыттан республика Кытайга автомобиль җиһазлары, пластмас һәм аннан эшләнмәләр, синтетик каучук сата. Кытайдан исә Татарстан кара метал һәм йөк машиналары сатып ала.
- Июнь уртасында Татарстанның Тукай районында Дэн Сяопин исемендәге логистик комплекс төзелеше башлануы билгеле булды. "Алабуга" махсус икътисади зонасына караячак бу комплексны киләсе елның беренче чирегендә тапшырырга ниятлиләр.
- Проект кысаларында "Алабуга" Кытай белән тауар әйләнешен оештырачак, ди түрәләр. Биредә озын һәм кыска вакытка йөк саклау, йөк бушату-төяү һәм башка хезмәтләр күрсәтеләчәк. Төзелешнең беренче өлешенә инвестицияләр 20 млрд сумны тәшкил итә.
- Сәясәт белгече Руслан Айсин Азатлыкка Кытайның Татарстанга килүе республикага һич тә файда китермәс, дип белдерде. "Аерым түрәләр моннан финанс файда күрә ала, әлбәттә, ләкин без шуны аңлыйбыз: Кытай болай гына килми. Ул акча гына эшләми, ул әкерен генә экспансия алып бара. Шул исәптән, һуманитар экспансия дә", диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!