Уфада узган Русия төбәкләре һәм Беларус республикасының этник мәдәниятләре фестивале өчен Башкортстанның Халык иҗаты республика үзәге дуслык һәм этноавыл урамының стилен эшләү өчен килешү төзегән. Килешүне шәхси эшмәкәр Гөлнара Юрина белән төзегәннәр, аның бәясе 7,4 миллион сум булган, акчалар Башкортстан бюджетыннан бүлеп бирелгән. Хезмәтләр 26 июньнән 28 июньгә кадәр күрсәтелергә тиеш булса да, дәүләт өчен сатып алулар сайтында бу контракт 13 июльдә генә чыккан. Бу хакта "Коммерсантъ" җиткерә.
Килешүдә язылганча, заказга алынган кеше халыкларның йорт-җирләре декорацияләрен ясап куярга тиеш булган.
Форум 2014 елдан башлап ел саен үткәрелә.
Гөлнара Юрина "Башкортстан мәдәни програмнары мөдирлеге" һәм Уфаның Совет районы үсеш фонды җитәкчесе булып тора. Элегрәк "Аспекты" Башкортстанның монополиягә каршы федераль хезмәте Юринаны, Гаскәров исемендәге ансамбльне һәм "Башкортстан" киностудиясенең монополиягә каршы канунны бозу турындагы эше каралачагын язды.
Эш материалларыннан күренгәнчә, 2021 елның августында киностудия һәм Гөлнара Юрина көндәшләр процедурасы уздырып тормый гына "Яшь профессионаллар" ("Молодые профессионалы") дәүләт чемпионаты финалы флешмобын төшерү өчен хезмәт күрсәтергә дип 500 мең сумлык килешү төзегән. Әмма бу хезмәт килешү төзелгәнче дүрт ай алдан ук күрсәтелгән булган диелә.
Мәхкәмә утырышы 2 августка билгеләнгән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!