Русия Африка илләренең тулаем алганда 23 млрд долларлык бурычын гамәлдән сызып ташлаган. Бу хакта Петербурда уза торган Русия-Африка җыены утырышында Русия президенты Владимир Путин җиткергән.
— Африка илләренең соңгы үтенечләре белән аларның үсеше өчен бу максатларда тагын 90 миллион доллар бүлеп бирәчәкбез, — дигән ул.
Путин әйтүенчә, Русия Африкага авыл хуҗалыгы тауарлары бирүне арттырган.
"2022 елда Африка илләренә 11,5 млн тонна ашлык җибәрелгән, ә быел беренче алты айда гына 10 млн тоннага якын" дигән ул һәм моны чикләүләр кертелүгә карамастан эшләүләрен искәрткән. Путин Африкага авыл хуҗалыгы продукциясен шул исәптән бушлай да җибәрүне дәвам итәчәкбез дигән.
- Русия Украинага каршы сугышны башлаганнан соң, күп кенә илләр аңа каршы чикләүләр кертте. Моңа җавап буларак Русия дипломатияне Азия һәм Африка илләренә юнәлдерергә тырыша.
- 17 июльдә Мәскәү Русия, Украина, Төркия һәм БМО арасындагы ашлык килешүен озайтудан баш тартты. Әлеге килешү нигезендә ашлык һәм башка авыл хуҗалыгы тауарлары төялгән көймәләргә чит илгә чыгу өчен, имин диңгез коридоры ясалган иде. Украинадан ашлыкның шактый өлеше Африка илләренә дә юллана иде.
- Русия һәм Украина ашлык һәм башка азык-төлек экспорты ягыннан дөньядагы иң алдынгы илләрнең берсе. Шуңа күрә ашлык чыгаруны туктату бөтен дөньяда азык-төлеккә бәяләр артуга китерергә мөмкин. Узган елның июленнән гамәлдә булган килешүгә ярашлы, Украина чит илләргә 33 миллион метрик тоннага якын кукуруз, бодай һәм башка ярмалар чыгара ала иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!