30 июльдә Татарстанда гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең планнан тыш утырышы узды. Киңәшмәне республиканың вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.
29 июльдә Лаеш районында давыл нәтиҗәсендә чатырда гаиләсе белән ял иткән 14 яшьлек кыз өстенә агач ауган. Яшүсмер кыз алган җәрәхәтләрдән үлгән. Татарстанда ауган агачлардан һәм көчле җилдән зыян күргән корылмалардан 24 кеше җәрәхәт алган. Шуларның икесе — балалар. Ике кеше хастаханәгә салынган.
Республикадагы давыл сәбәпле 14 районның 14 җирлегендә ут беткән. Шул исәптән, зыянны Казан шәһәрендә, Лаеш, Яшел Үзән, Биектау, Питрәч районнарында яшәүче 19 мең кеше күргән. Шулай ук 11 мәктәп, бер котельня һәм дүрт хастаханәдә дә ут беткән. Хәзерге вакытта йортларга ут бирелгән.
Татарстанда 80 агач ауган, алардан 17 машинага зыян килгән.
Давыл вакытында 26 җәйге балалар аланы зыян күргән. Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сүзләренчә, алан корылмаларында ут беткән, биләмәләрдә агачлар егылган. Яшел Үзән һәм Питрәч районнарында ике чатырлы аланга да зыян килгән.
Бүген давылдан зыян күрүчеләргә 484 коткару бригадасы ярдәм итә. Анда 2,5 мең кеше һәм 1 316 махсус техника җәлеп ителгән.
"Вазгыятьнең катлаулы булуын танырга кирәк. Ул мөмкин кадәр күп көч һәм чара җәлеп итүне таләп итә. Зыянны төзәтү өчен эш дәвам итә", диде Рөстәм Нигъмәтуллин.
29 июльдә Идел буе төбәкләрендә көчле давыл булды. Гарасаттан зур зыянны Мари Иленең Яльчик күле янындагы ял итүчеләр күрде. Давылдан туристлар чатырына агачлар авып, 8 кеше һәлак булды. Шуларның алтысы — Татарстан кешесе. Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, ким дигәндә 20 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Хәзерге вакытта 11 татарстанлы хастаханәгә салынган. Алар барысы да "Марый чодра" милли паркында ял иткән. Русия тикшерү комитеты парк җитәкчелегенең иминлек таләпләренә туры килмәгән хезмәт күрсәтүе нигезендә җинаять эше ачкан.
Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә тирәне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров сүзләренчә, республикада кабат давыл кабатланырга мөмкин. Ул 29 июльдә булган гарасатны алдан фаразлауларын искәртте. Киләсе өч көндә республикада яшенле һәм бозлы яңгыр һәм давыл булуы ихтимал.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!