Питрәчтәге Йомырка фестивале быел патриотизмга багышланды

Быелгы Йомырка фестиваленең төп темасы итеп ватанпарвәрлек һәм халыклар дуслыгын алганнар. Халык күңелен күрүче ансамбльләр дә төрле халыкларның милли киемнәреннән йөри.

Йомырка фестивале булгач маскарадның йөзе — кошчылык. Монда каз, тавык, чебешләр, әтәч булып киенгән кешеләр күп иде.

Менә шундый әтәчләр дә бар иде

Чабаталар күн аяк киеме кадәр тора. Төренә һәм үлчәменә карап — 1700-2500 сум.

Тавык, каз-үрдәк, тәвә, тавис һәм башкалардан оештырылган кошлар күргәзмәсе

Вазгыятькә карап, патриотлык темасы күтәрелгән урында, балалар өчен — агачтан ясалган автоматлар, арбалет, танклар һәм башка хәрби характердагы уенчыклар

Татар музыкантлары

Төп мәйданга керү юлында фотозона ясаганнар. Кунакларны бәйрәмнең символы — тавык белән йомырка каршылый.

Йомырка фестиваленә килүче кунакларны каршы алып торучы егет

Халыклар бердәмлеген күрсәтергә тиешле тагын бер төркем. Бу балалар бәйрәмнең төп кунакларын — түрәләрне — капка төбендә каршы алып чыгыш ясады.

Мәүла Колый белән Сөембикә образында без, диделәр.

Халыклар дуслыгын чагылдырган фотозона дип аңлаттылар

Урысларның тимерчелек осталыгы турында сөйләүче почмагы. Явыз Иван яулап алганнан соң, татарларга тимерчелек белән шөгыльләнү тыелган.

Бәйрәмдә балалар өчен иҗади остаханәләр күп иде. Чүлмәкчелек остаханәсе.

Төп мәйдан

Татарларның кул эше почмагы. Сабадан Фәрит Вафин эше.

Бәйрәмдәге иң олы самовар

Биредә дә халыклар дуслыгы "кәртинкәсе": беларус, әрмән, чуаш, керәшен татары, урыс киемнәрен танырга була

Татар утарында урамда кайнар коймак белән сыйладылар

Сабантуйдан калган колгада балалар үзенә кызык тапты

Балалар кул тегермәнендә талкан тартып карады

Йомырка фестиваленә килгән тамашачы

Керәшен татарлары почмагы

Татар биюе

Башкорт биюе

Беларус биюе. Беларуслар бу бәйрәмгә кунак булып килде, дип аңлатты оештыручылар.

Русиядәге иң көчле полиция хезмәткәре титулына ия Александр Рамазанов хатынын ун тапкыр югары чөеп күрсәтте

Ераклыкка таш ату бәйгесе уздырылды. Ирләр — 8 килолы, хатыннар 3 кило ярымлы ташны атты.

Мичтә пешкән удмурт пәрәмәчләрен чират торып алдылар

Пешекчеләр Ленар Зарипов белән Илдар Такиуллин тамашачыны ашарга  пешерергә өйрәтә

Таба тотып чабу бәйгесе дә булды

Кыр ашханәсе