Тикшеренү:  Русия Украинага Киевның 1999 елда газ бурычы өчен Мәскәүгә тапшырган ракетлары белән һөҗүм итә

Иллюстратив фото

Русиянең Украинадагы һәдәфләренә төшкән кимендә ун ракетның заманында Киев Мәскәүгә тапшырган ракетлар булуы ачыкланган.

Украинага һөҗүм иткәндә Русия 1999 елда Киевның газ бурычын капларга дип тапшырган канатлы ракетларын куллана. Бу хакта Азатлык радиосының украин хезмәте проекты – “Схемы” хәбәр итә.

Журналистлар Украина һәм Русия хөкүмәтләре арасындагы килешү текстын һәм тапшырылган ракетларның саннары исемлеген тапкан. Әлеге белешмәләрне алар сугышта Русия гаскәре Украинага каршы куллана башлаган Х-55 ракетларының саннары белән чагыштырып караган. Нәтиҗәдә Русиянең Украинадагы һәдәфләренә төшкән кимендә ун ракетның заманында Киев Мәскәүгә тапшырган ракетлар булуы ачыкланган.

1999 елда Валерий Пустовойтенко җитәкчелегендәге Украина министрлар кабинеты белән Владимир Путин җитәкчелегендәге Русия хөкүмәте арасында Ялтада килешү төзелгән. Аңа ярашлы, Киев Мәскәүгә сигез Ту-160 һөҗүм очкычы, өч Ту-95МС, 575 данә Х-55 ракеты тапшырган. Шуның өчен Мәскәү Киевның газ өчен бурычын исәптән сызган, диелә.

  • Русия даими рәвештә Украинаны һөҗүмгә тота. Моның өчен ул “Shahed” кебек пилотсыз очкычлар, "Калибр", Х-55 һәм "Кинжал" ракетлары куллана.
  • 3 августка каршы төндә Русия гаскәрләре Киевка “Shahed” белән һөҗүм итте. Бу – Украина башкаласына дрон-камикадзеларның сигезенче һөҗүме булды. Украина һава көчләре мәгълүматынча, 15 “Shahed” дроны һәм җиде күзләү дроны бәреп төшерелгән.
  • Ашлык килешүеннән чыкканнан бирле Русия Украина көньягындагы порт инфраструктурасын даими рәвештә утка тота. Шул ук вакытта Мәскәү үзенең бу гамәлләрен 17 июльгә каршы төндә Кырым күперендәге шартлауга җавап дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!