Подоляк: Русиянең Украинадан нигә китәргә тиеш булуын бөтен илләр дә аңлап бетерми

Украина президенты офисы киңәшчесе Михаил Подоляк

Аның әйтүенчә, кайбер илләр әле дә Русия белән Украина арасында ниндидер җир бәхәсләре бар дип саный. “Русия-Украина сугышының асылын бөтен илләр дә аңламый”, дигән Подоляк. Ул “Русия җиңелмәгән килеш сөйләшүләр уздыру – халыкара хокукны кимсетә”, дигән.

5-6 август Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә Украина белән бәйле халыкара очрашу үтте. Сугышны бетерү өчен Русиянең Украина җирләреннән китәргә тиеш булуын бөтен илләр дә аңламый, очрашуда иң катлаулысы шул булды, дигән Азатлык радиосының украин хезмәтенә Украина президенты офисы киңәшчесе Михаил Подоляк.

Аның әйтүенчә, кайбер илләр әле дә Русия белән Украина арасында ниндидер җир бәхәсләре бар дип саный. “Русия-Украина сугышының асылын бөтен илләр дә аңламый”, дигән Подоляк. Ул “Русия җиңелмәгән хәлдә сөйләшүләр уздыру – халыкара хокукны кимсетә”, дигән.

“Кайбер илләр бу низагны төптән аңламый, алай гына да түгел, кемнәрдер Русияне зур хәрби кампанияләр уздырырга сәләтле дип санавын дәвам итә. Әгәр сугышны тәмамларга телибез икән, Русия җиңелергә тиеш дигәнне аңлату авыр. Әгәр сугышны дәвам итәргә теләсәк, шул рәвешле халыкара хокукны булдыралганча дискредитацияләргә теләсәк - Русия Федерациясе белән нәрсәдер турында килешергә кирәк”, дигән Михаил Подоляк.

Җиддәдә ике көн барган очрашуда 40лап илнең, шул исәптән АКШ, Канада, Европа берлеге дәүләтләре, Британия, Япония вәкилләре катнашты. Алар берсүзсез Киевне хуплый һәм Русия агрессиясен хөкем итә.

Шул ук вакытта сөйләшүләргә нейтраль карашта дип саналган илләрдән, әйтик Кытай, Бразилия, Һиндстан һәм Көньяк Африка Республикасыннан дипломатлар да килде. Бу очрашуга Русия чакырылмады. Украина вәкилләре чарага җыелганнарга җентекле итеп “тынычлык формуласы” турында аңлатты.

Бу формуланы элегрәк Украина президенты Владимир Зеленский тәкъдим иткән иде. Ул Украинага 1991 елгы чикләрендәге җирләрне кайтаруны, Русия гаскәрләрен чыгаруны һәм Мәскәүнең репарацияләр түләвен күз уңында тота.

Җиддә очрашуы нәтиҗәләренә килгәндә, анда катнашканнар нинди дә булса документ килештермәде, бу алдан ниятләнмәгән иде дә.

Русия тышкы эшләр министрлыгында Җиддәдәге сөйләшүләр белән бәйле фикер белдерделәр. “Русия катнашмагач, аның мәнфәгатьләре исәпкә алынмагач, Украина кризисы белән бәйле бернинди очрашуларның да аз гына да кыйммәте юк”, дип искәрттеләр.

Мәскәүдә искәртүләренчә, Зеленский тәкъдим иткән “тынычлык формуласы”ның бер генә пункты да “кризисны хәл итү юлларын эзләүгә юнәлдерелмәгән, һәм ул Русиягә каршы куелган мәгънәсез бер ультиматум булып тора”.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!