Юксыл авылы Татарстанның Әлки районында, Казаннан 190 км ераклыкта урнашкан. 2020 елда монда бер кеше — Сөләйман Гыйләҗев яши иде. Ул үлеп киткәч, авылда кеше калмады, Юксыл беткән татар авыллары исемлегенә керде. ХХ гасыр дәвамында һәм ХХI гасыр башында Татарстанда 1200ләп авыл юкка чыккан.
Юксыл — юкка чыккан татар авылы
Your browser doesn’t support HTML5
Юксыл — юкка чыккан татар авылларының берсе. Татарстанның Әлки районында, Казаннан 190 км ераклыкта урнашкан. Азатлык бу авылга 2020 елда барган иде, ул вакытта анда бердәнбер кеше — Сөләйман Гыйләҗев яши иде. Ул инде вафат. Юксыл кешесез калды. Без авылга тагын бер барып, видеога төшереп кайттык.