SuperJob: Казанда баланы мәктәпкә әзерләү чыгымнары бер ел эчендә арткан

Казанда баланы мәктәпкә әзерләү чыгымнары 13%ка арткан һәм чыгым 13 500 сумны тәшкил итә. Бу - SuperJob сервисы санап чыгарган саннар.

Чыгымнар ел башындагы саннар белән чагыштырганда 1600 сумга арткан. Бу узган ел белән чагыштырганда 13%ка күбрәк.

Баланы мәктәпкә әзерләү чыгымраның иң югары Мәскәү белән Питербурда теркәлгән. Андагы ата-аналарга балаларын мәктәпкә озатыр өчен 15 мең сум һәм 13 700 сум акча тотарга кирәк.

Арзанрак бәяләр Волгоградта булуы ачыкланган. Мәктәпкә кирәк-яраклар өчен анда 11 300 сум кирәк. Уфада — 11 500 сум.

Сарытауда бу бюджет 11 600 сумны тәшкил итә, Самарда — 12 700 сум, Түбән Новгородта — 12 600 сум

Мәскәү, Петербур, Новосибирск, Омск, Уфада мәктәпкә әзерләнү бюджеты 2022 ел белән чагыштырганда 5%ка арткан.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!