Сугыш башланганнан соң яңартылган Путин яхтасы Русия бюджетына өч миллиард сумга төшкән

82 метрлы корабның үз бәясе 100 миллион доллар.

Узган елны Русия хакимиятләре Русия президенты Владимир Путинның Graceful ("Грэйсфул") яхтасын яңарту вә асрау өчен ким дигәндә өч миллиард сум (32 миллион доллар) сарыф иткән. Бу хакта Алексей Навальный такымы хәбәр итә.

82 метрлы корабның үз бәясе 100 миллион доллар.

Тикшерүчеләр яхтада башкарылган эшләрнең хисапларын, шулай ук ​ бу эштә катнашкан кешеләрнең үзара язышкан хатларын өйрәнгән. Бу мәгълүматларга күрә, 2022 елның гыйнварында Graceful реновациядә Германиядә булган. Анда корабны тулысынча буяу, ятып ял итә торган ятакларны һәм кояштан саклау шәмсияләрен урнаштыру, боралак мәйданнарын һәм палубаларны түшәү, мәрмәрне бизәү, җиһазларны ремонтлау һәм хуҗаның каютасын үзгәртү эшләре алып барылган. Сугыш башланганчы, февраль башына корабны ашыгыч рәвештә Калининградка күчергәннәр һәм бөтке эшләрне Русиядә тәмамлаганнар.

Навальный такымы бу яхтаның Владимир Путинныкы булуын исбатлый. Ул башта Путинның балачак дусты Петр Колбин белән бәйләнгән оффшор ширкәтләр челтәренә язылган булган. Заманында Путинның Геленджиктагы сараендагы йөзем бакчалары да Колбин исеменә рәсмиләштерелгән иде.

Моннан тыш, Graceful -да Путинның икенче бер "Шахерезада" яхтасында эшләгән ФСО хезмәткәрләре хезмәт иткән. Шулай ук Graceful Русия президенты белән бәйле буларак АКШ санкцияләр исемлегенә дә кертелгән.

Корабтагы җиһазларның бик кыйбат булуы әйтелә. Мисал өчен "хуҗабикә" бүлмәсендәге келәм 8,5 миллион сум, гарнитур 5,5 миллион тора. Диван 4 миллион сумлык. Китап киштәсе 3 миллион сум тора. «Хуҗа»ның йокы бүлмәсе тулысынча заказга ясалган, тикшерүдә андагы кайбер әйбер бәяләре генә китерелә.

Вак әйберләрдән тикшерүчеләр 11 мең сумга тарак, 170 мең сумга «дженга» уенын, һәрберсе 1,2 миллион сумлык өч броньлы шәмсияне әйтеп узган.

Graceful ("Грэйсфул") яхтасында диңгез бассейны, боралак өчен мәйданчык, спорт залы, кино залы бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!