Русиянең Белгород өлкәсендәге Лавы авылында урнашкан шифаханәгә булган һөҗүм нәтиҗәсендә өч кеше үтерелгән.
Ул хакта Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков хәбәр иткән.
"Украинаның Кораллы көчләре пилотсыз очкычтан шартлаткыч ташлаган, кешеләр бу вакытта урамда булган", - дип язган Гладков үзенең телеграм-каналында. Аның сүзләренчә, ике ир шунда ук һәлак булган, тагын бер ир кеше соңрак хастаханәдә үлгән.
- Украина белән чиктәш Белгород, Брянски һәм Курски өлкәләренә һөҗүмнәр даими булып тора. Русия хакимиятләре бу һөҗүмнәрне Украина кораллы көчләре ясый, ди. Украина бу һөҗүмнәр һәм атышлар турында берни дәшми.
- Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!