Анда урнашкан 126нчы хәрби бригада янында үз йортлары белән яшәгән кырымтатарлар шартлаулар булуын раслый.
Исемен әйтмәскә үтенгән кырымтатар.
"Шартлаулар көчле булды, балалар да, үзебез дә курыктык. Минемчә дроннар дингез ягыннан Алушта шәһәре тарафыннан очып килделәр”, диде.
Шулай ук ул һөҗүмнәрдән саклану өчен, Русия хәрби бригадасындагы гаскәриләрнең казармалардан чыгып, авылның мөселман зираты янында чатырларда яши башлауларын әйтте.
Хәрби техникаларын да авылдан ерак булмаган "Кызыл мәгәрә" (Красные пещеры) янындагы “Викинг” паркы тирәсендә саклыйлар.
Ангарада Русиянең 126 нчы аерым гвардия бригадасы (12676 нчы хәрби бүлек) һәм сигезенче аерым артполк (87714 нче хәрби бүлек) урнашкан. Аерым алганда, анда хәрби техника һәм корал саклау өчен бокслар, ягулык саклагычлары бар.
25 август төнлә Кырымның төрле урыннарына дроннар һөҗүмнәре хакында хәбәрләр тарала барды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!