Кытай хакимиятләре хариталарда Русиянең бер өлешен үз җире дип билгеләгән

Амур елгасында Русия белән Кытайны тоташтыручы күпер

Сүз Амур елгасындагы Зур Уссури утравы турында бара. 2008 елда Мәскәү белән Пекин килешү төзеде, аңа ярашлы утрау ике ил арасында бүленде. Әмма яңа рәсми харитада Кытай утрауны тулысынча үзенеке итеп куйган һәм аны ил җирләренең иң көнчыгыштагы ноктасы дип билгеләгән.

Кытай хакимиятләре 2023 елга яңа географик хариталар чыгарган, аларда Амур елгасындагы Зур Уссури утравы Кытайныкы дип күрсәтелгән. Бу хакта РБК җиткерә.

Кытай һәм Русия (СССР) бу җирләрнең кемнеке булуы турында 1964 елдан дәгъвалашып килде.

2008 елда Мәскәү һәм Пекин килешү төзеде, аңа ярашлы утрау ике ил арасында бүленде. Ул чакта белгечләр моны Мәскәүнең Кытай белән озын вакытлы һәм тотрыклы мөнәсәбәтләргә өметләнүенең билгесе дип атаган иде.

Яңа рәсми харитада Кытай утрауны тулысынча үзенеке итеп куйган һәм аны ил җирләренең иң көнчыгыштагы ноктасы дип билгеләгән.

Зур Уссури утравыннан тыш, Кытай Һиндстанның Аруначал-Прадеш штатын һәм чик буендагы Аксайчин районын да үзенеке дип билгеләгән. Бу уңайдан Һиндстан тышкы эшләр министрлыгы Пекинга протест белдерде. Мәскәү әлегә яңа хариталарга фикер әйтмәде.

Хариталарны медиа-материалларда, шул исәптән яңалыкларда, китапларда һәм реклам материалларында кулланачаклар диелә.

  • Зур Уссури утравының зурлыгы – 340 дүрткел километр. Аны зурлыгы ягыннан Владивосток яки Ханты-Манси белән чагыштырырга мөмкин.
  • Кытай белән Русия арасында утрау белән бәйле бәхәсләр әле 1800 елларда ук башлана. 1920-1930 елларда совет гаскәрләре утрауны “сак астына ала”.
  • Совет берлеге таркалганнан соң, 1991 елда утрау Русия юрисдикциясендә кала. 2008 елгы килешүдән соң Русия белән Кытай арасында утрауның кемнеке булуы турында бернинди рәсми килешүләр дә булмады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!