"Азатлык" татар яшьләре активистлары Суверенитет көнендә Казанда байракчыклар таратты

Барлыгы 10 мең байракчык таратылган.

"Азатлык" берлеге рәисе Наил Нәбиуллин белдерүенчә, 30 август бернинди шәһәр көне дә түгел, республика көне дә түгел, суверенитет көне. Аның әйтүенчә, соңгы еллар – Татарстан өчен чигенүләр елы булды.

"Татар телен мәктәпләрдән куып чыгардылар, милли университетыбыз юк, президентка президент дип әйтергә ярамый. Ничек кенә булмасын, 1990 елның 30 августы татарның мәңге иң бөек һәм иң мөһим көннәренең берсе булып калачак. Моннан 33 ел элек Татарстан демократия юлы белән үзенең хокуклары өчен көрәшүен күрсәтте, мәйданнарга чыкты һәм декларация кабул итте.

Бу декларациянең һәм бу көннең мөһимлеге шунда – без бу документ белән үзебезнең дәүләтчелегебезне торгыздык. Бүген байракчыклар таратып, без дәүләтчелегебезне, бу көнебезне хәтерләтәбез. Килер бер көн – төрле формада булса да, үзебезнең дәүләтчелегебезне, үзебезнең хокукларыбызны кире кайтарачакбыз. Бу – шиксез. 30 август үзенә күрә бер мөһим символ булып кала һәм калырга тиеш", диде ул.

Нәбиуллин сүзләренчә, бу көнне Казан урамнарында татар байраклары, бөтен җирдә татар рухы булырга тиеш.

"Без милләткә өмет кайтарырга тиеш. Ягъни, милләт өмет белән яши, киләчәккә өмет белән. Бүгенге катлаулы көннәр гел шулай булачак дигәнне аңлатмый. Милләт алга барачак. Милли үзаңны ныгытып, үзебезнең дәүләтчелегебезне хәтерләтеп, 30 август көнне нәкъ менә суверенитет көне буларак үткәрү мөһим һәм без моны дәвам итәбез", ди Нәбиуллин.

Байракчыклар таратудан тыш, яшьләр Бауман урамында, "Кольцо" сәүдә үзәге һәм Камал театры яныда – өч меңләп ябыштыргыч ябыштырган. Ябыштыргычларга Татарстан байрагы һәм туграсы төшерелгән, тагын бер өлеш ябыштыргычлар Гаяз Исхакыйга багышланган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!