Русиядә Украинадагы сугышта катнашучыларга бирелә торган квоталар ярдәмендә 8,5 мең кеше югары уку йортларына кергән

Иллюстратив рәсем

Кайбер университетлар мондый абитуриентларны бирелгән квоталардан тыш, үз бюджетлары хисабына да кабул иткән диелә.

Быел Украинада катнашканнар һәм аларның балалары арасыннан җәмгысы 8,5 меңләп кеше махсус квоталар ярдәмендә Русия югары уку йортларына кергән. Бу хакта вице-премьер Дмитрий Чернышенко хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, хәзер мондый студентлар бөтен төбәкләрдә дә диярлек бар, аларның күбесе илнең алдынгы югары уку йортларына кергән. Кайбер университетлар мондый абитуриентларны бирелгән квоталардан тыш, үз бюджетлары хисабына да кабул иткән диелә.

Августта Русия мәгариф һәм фән министрлыгы статистика чыгарган иде. Аңа ярашлы, махсус квота аша 6659 кеше укырга кергән. Шуларның 5448е оешма үзе үткәрә торган сынау нәтиҗәләре ярдәмендә кергән, 1211 кешегә мондый сынаулар да булмаган.

  • 2023 елның июнендә Русия президенты Владимир Путин Белем бирү турындагы канунга төзәтмәләр кертте. Аларга ярашлы, Украинага һөҗүмдә катнашучыларга һәм аларның балаларына көллиятләргә һәм югары уку йортларына кергәндә өстенлекләр бирелә, ә сугышта һәлак булганнарның һәм яраланганнарның балалары теләсә нинди югары уку йортына имтиханнарсыз керә ала. Алар өчен аерым квоталар бирелә.
  • Бу уку елына Русия мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан югары уку йортларына 21 меңнән артык бюджет урыны бүлеп биргән. Шуның 10 проценты яки 2,1 мең урын аерым квота белән Русия каһарманнарының һәм Украинадагы сугышта катнашучыларның балалары өчен билгеләнгән. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!