Мәскәү көймәләрендә татар көйләре. 70 яшьлек музыкант Нәгыйм Миңтаһиров круизларда уйнап акча эшли

Нәгыйм Миңтаһиров

Нәгыйм Миңтаһиров җәйләрен круиз көймәләрдә йөреп акча эшли, ә сезон ябылгач, кафе-рестораннарда, төрле чараларда катнашып гомер кичерә. Азатлыкка ул башка милләт кешеләре татар мәдәниятен ничек кабул итүен, татарлыкны саклау турында сөйләде. Урыс телле мохиттә яшәп татарлыкны ничек саклап була?

Бу җәйдә Пермьдә "Татарстан супер гуд" җыены узды. Анда катнашучылар башлыча – яшьләр. Әмма бу очрашуның төп йолдызы төне буе гармунда татар көйләрен уйнаган баянчы Нәгыйм абый булып чыккан. Татар яшьләре аның турында сокланып искә ала һәм Азатлыкка аның турында алар җиткерде дә. "Пермьдә шәп виртуоз баянчы бар! Нәгыйм абый, шул кеше белән сөйләшегез әле, аның белән таныштырырга кирәк", диделәр. Бүген Азатлык укучыларын Пермьдә яшәп ятучы татар баянчысы белән якынрак таныштырырга булды.

70 яшьлек музыкант беренче тапкыр ничә яшьтә кулына гармун алганын, круизда ял итүчеләрнең татарча җырлар соравы турында сөйләде, үзен укыткан татар теле укытучыларын искә алды.

— Нәгыйм әфәнде, Сезне мактап телгә алдылар, үзегез турында гына сөйли алмадылар. Үзегез белән таныштырасызмы?

Нәгыйм Миңтаһиров

— Шәһәр җирендә тусам да, өч яшьтән авылда үстем. Әти-әниләр – гади колхозчылар. Авылда беренче тапкыр дүрт яшьтә гармунны кулыма алдым, анысы да очраклы рәвештә килеп чыкты. Миңа түгел, күрше малайга алганнар иде. Мин уенчык машинага алыштырдым – машинаны бауга тагып сөйрәп йөрим, ул шул ук чирәм буйлап балалар гармунын сөйрәп йөртә, мин аңа "Әйдә, күрше, алыштырабыз", дидем. Утырам җәйге эсседә, ачык тәрәзә төбендәге эскәмиядә гармун төймәләренә баскалап... Әни ишетеп алган да, тәрәзәдән башын тыгып караса, малае гармунда уйнап утыра. Шуннан китте – кич миңа ике рәтле гармун алып килделәр, икенче сыйныфта укыганда баян алып бирделәр. Унбиш яшьтә Пермьгә килеп сәнгать училищесына укырга кердем. Аннан – армия. Анда ике ел тынлы оркестрда торбада уйнадым. Пермь сәнгать институтында укыдым. Анда да, сәнгать көллиятендә дә студентларга укыттым.

— Нинди уен коралларында уйныйсыз?

— Төп уен коралым – баян. Балалайка, гитарада да уйныймын. Торбаны ташладым инде. Пианинода уйныйм. Курайны да үз итәм. Татарча җырларны яхшы беләм, урысча да җырлыйм.

— Сез круиз көймәләрдә уйныйсыз, кешеләрнең күңелен күрәсез. Татарча җырлыйсызмы? Урыслар ничек кабул итә?

— Тамашачылар күбесенчә – урыслар. Алар белән эшләгәндә репертуардагы көйләр, җырлар күбрәк урысныкы. Миңа кайсы телдә булса да барыбер – отып алып уйныймын. Татарча уйнавымны яраталар. Җәйләрен круиз көймәләрдә эшлимен, буш көннәрдә урам музыканты кебек кафе-рестораннарда уйныйм. Урыслар татарча җырларны да яратып кабул итә, кайвакытта үзләре дә килеп сорый. Әгәр залда татар компаниясен күрсәм, мотлак татарча уйныймын-җырлыймын.

— Пермьдә көймәләрдә ял итү бик популяр санала. Сез кайчаннан бирле көймәләрдә уйнап эшлисез?

— Барысын да санасаң, быел бу – минем егерменче навигация. Мин Пермьдәге көймәләрдә эшли башлаган идем, хәзер алты ел инде Мәскәү көймәләрендә. Русиядә көймә круизлары оештыручы иң зур ширкәт "Водоход" дип атала, шуларның круизларында катнашып акча эшлим. Мәскәү көймәләре башлыча Иделне гизә, Чулманда да йөзәләр, Донга да керәбез. Идел буйлап Әстерханга кадәр төшәбез, югарыга менгәндә Мәскәү, Петербурга керәбез. Хәтта төньякка маршрутлары бар, Соловецки утрауларына рейслар бар. Круиз көймәләре Казанда туктап, ял итүчеләр күп утырса, миңа, артист буларак, шул кичтә яки иртәгәсен татар програмы язып бирәләр.

— Ә суда йөзүләр туктагач, ни белән шөгыльләнәсез?

— Соңгы дүрт елда Пермь янындагы зур "Усть Качка" курортында ял итүчеләрнең күңелен ачам, шуларны җырлатам-биетәм. Аңа кадәр сәнгать академиясендә укыттым. Академиягә кадәр мәдәният көллиятендә белем бирдем.

Казан-Чаллы яшьләренең Пермьдә уздырган җыенына ничек килеп эләктегез?

— Алар Пермьгә килгәч, көчле музыкант табып бирүне сораганнар, татар милли-мәдәни мохтарияте белән сөйләшкәннәр. Пермьдә "Чәкчәк" яшьләр оешмасы бар, яшьләр "Безнең Нәгыйм абый бар! Баянда шәп уйный" дигәннәр. Чакырдылар, килеп уйнадым. Минем уйнавым аларга килеште шикелле. Шулай танышып калдык.

Татар чаралары еш узамы Пермь шәһәрендә? Катнашасызмы?

— Казан артистлары атна саен диярлек килеп тора, мәсәлән, Салават, Гүзәл Уразова. Уфадан да киләләр, бездә Айдар Галимов еш була. Шундый кызык вакыйга булган иде: мине үзәк ресторанга бер татарча юбилейга чакырдылар, килешенгән вакытка килдем, сәхнәгә мендем дә уйнап-җырлап җибәрдем. Залда халык бии-җырлый. Карыйм, халык арасында Айдар Галимов та биеп йөри. Миңа кадәр җырлаган, халыкны биеткән булган.

— Нәгыйм абый, Пермь шәһәрендәге татарлар урыслашкан дип әйтеп буламы?

— Минем яшьтәгеләр татарча белә, сөйләшә, аралаша, укый, татарча җырларны белә. Ә менә безнең балалар инде сөйләшүнең якынча утыз процентын аңлыйбыз, диләр. Мин үземнекеләрдән чыгып та әйтәм – җырларны беләләр, әмма сөйләшмиләр.

— Балаларыгыз сәнгать юлыннан киттеме?

— Балаларның – өч малай, бер кыз – инде үзләренең гаиләләре бар. Музыка мәктәбендә укыдылар, тик эшләре музыка белән бәйле түгел. Мин 7 тапкыр картәти, 6 тапкыр карт картәти.

Үзегез татарча каян өйрәндегез?

— Әти-әнием авылдан. Шәһәрдә тусам да, авылда үстем. Чәйкә исемле авыл ул. Безнең ун еллык татар мәктәбе бар иде. Туган телне безгә көчле укытучылар укытты. Әйе, хәзер дә истә – Нургали абый, Рәсимә апа безне ел да Казанга алып бардылар. Дөрес сөйләшергә өйрәтәләр иде. Чәйкә авылы Казаннан, Татарстаннан ерак булса да, безнең авылда үскән яшьтәшләр саф татарча сөйләшә. Әдәби тел. Рәсимә апа белән Нургали абыйга рәхмәт. Ә менә күрше авылларда алай түгел, аларның сөйләмендә диалектлар күп.

Күптән түгел Пермь шәһәрендә татар исемнәрен урыслаштырып әйтү традициясе турында күргәзмә узды. Сезнең бөтен реклам визиткаларыгызда исем-фамилиягез татарча язылган. Урыс телле мохиттә сезнең исемне үзгәртеп әйтергә тырышучылар булдымы?

— Булды. Урыслар җыелган компаниядә беренче тапкыр үзеңне Нәгыйм дип таныштырсаң, "Ә! Николай..." диләр. Һәрвакыт төзәтәм, "Юк, Николай түгел, Нәгыйм" дип урынына бастыра идем. Авыр түгел бит аларга да. Әле Нәгыймҗан дип әйтсәм, бер хәл! Минем исемнең әле андый варианты да бар, менә аларга анысын әйтү инде авыррак. Укыткан вакытта тулысынча әйтә алмыйлар иде – студентлар "Нагимзян Газимзянович" дип әйтә алмагач, әти белән сөйләштем дә, Пермьдә студентлар мине "Нагим Григорьевич" дип әйттеләр. Минем белән озаграк аралашканнары тулы исем белән әйтә башлый. Күңел ачу програмымда бу исемнәр мәсьәләсенә багышланган урысча шаян җырым да бар.

БУ ТЕМАГА: Өйдә Зөһрә, эштә — Зоя. "Исемне бозу проблемын сәнгать аша күрсәтәм"

— Музыкант буларак акча эшләп буламы? Сез моңа кадәр укыткансыз, пенсиягез никадәр? Йөреп күпме акча эшләп була?

— Әлбәттә, пенсия аз: уртача унөч мең сум. Эшләргә туры килә. Мине шул коткара – минем Пермьдә популярлыгым зур, минем музыкага ихтыяҗ бар. Бәлки, минем репертуар татарча-русча-көнбатыш популяр музыка булганга, моның өстенә уйныймын да, жырлыймын да. Пермь каласы – зур кала. Мәдәнияттә күп урында минем кичәге студентларым эшли. Шулар аркылы эш – музыкантлар телендә "халтура" – табылып тора. Мәдәният йортларына, кафе-рестораннарга, курортларга, юбилей-туйларда, корпоративларга мине һәрдаим чакырып торалар. Үземнң диджей-аппаратурам бар. Җылы көннәрдә урам музыканты булып та эшләүдән дә тартынып тормыйм. Бер айга уртача 30-60 мең сум эшләп алам. Миңа яшәргә җитә.

— Мәдәнияткә хакимият карашын ничек бәяләр идегез? Ә җәмгыятьнекен? Туйларда йөрисез, күрәсез – сәнгать әһелләренә кешеләр "әйдә, безнең күңелне ач" дигән карашта яшиме?

— Җәмгыятьтә мәдәнияткә караш яхшы. Хакимият карашы конкрет кешедән тора. Миңа карата "әйдә, күңелне күтәр" дигән караш юк.

— Гармуннар кыйбатмы? Кайда ремонтлыйсыз, хәзер андый осталар да юк бит.

— Мин үзем ремонтлыйм. Башкаларга да ремонтлап бирәм. Менә минем тагын бер керем чыганагы.

— Татар җырларының сүзләре интернетта бик күп, ә татар көйләрен өйрәнү мөмкинме? Ноталар табу авырмы?

— Интернеттан татар көйләрен өйрәнеп була. Тик миңа нота кирәкми, мин ишетеп отып алам һәм нотадан уйнауга караганда яхшырак уйныймын.

— Татар музыкантларыннан кемнәрне даһи дип саныйсыз? Эстрададан кемне яратып тыңлыйсыз?

— Татар баянчыларыннан – Марс Макаров, Бахти Гайсин, Рөстәм Вәлиев, Салаватта уйнаган баянчыларны. Җырчылардан Ренат Ибраһимов, Альберт Әсәдуллин, Салават, Хәния Фәрхи, Динә Гарипова, Алсуны тыңлыйм.

— Әгәр Букингем сараенда яки Мәскәү Кремлендә чыгыш ясасагыз, кайсы көйне уйнар идегез? Татарлыкны күрсәтә торган кайсы көйне атар идегез?

— "Ай былбылым", "Идел бит ул, киң бит ул" көйләрен…

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!