6 августка каршы төндә Русия Киевны ракет һөҗүменә тотты. Һава кисәтүе Блинкен килергә берничә сәгать кала гына бетте.
АКШ дәүләт сәркатибе Энотони Блинкен Киевка килгән. Бу хакта УНИАН һәм “Европейская правда” хәбәр итә.
Блинкенның Киевка килергә мөмкин булуы турында 4 август, дүшәмбе көнне украин медиалары язган иде. Дәүләт департаменты бу сәфәр хакында рәсми игълан итмәде.
Шәһәр үзәген ябулары хәбәр ителә.
Украина журналисты Илья Пономаренко видео чыгарды, анда Блинкенга Патрон исемле этне күрсәтәләр. Бу эт Украина җирләрен миналардан арындыруда катнашты һәм бөтен дөньяга танылды. Видеода дәүләт сәркатибе этне кулына ала.
Бу сәфәрнең башка нечкәлекләре турында әлегә хәбәр ителмәде.
- 6 августка каршы төндә Русия Киевны ракет һөҗүменә тотты. Һава кисәтүе Блинкен килергә берничә сәгать кала гына бетте.
- Узган юлы Энтони Блинкен Украинага былтыр сентябрьдә килгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!