Румыния үз җиренә Русия дроны калдыклары төшүен таныды

Украина тышкы эшләр министрлыгы бу фотода пилотсыз очкычрның Румыния җирендә шартлавы сурәтләнгән дип белдерә

Румыниянең Тулча уездында дрон калдыклары табылуы хәбәр ителде. Румыния хакимиятләре илгә Русия пилотсыз очкычы төшүен башта кире какты. Киев исә моңа дәлиле барлыгын белдерде. Румыния НАТОга керә һәм аның җиренә һөҗүм булса, бу Румыниягә үзенең беректәшләренә  мөрәҗәгать итү өчен нигез булып тора.

Русиянең Украинага һөҗүм иткән дроны калдыклары, күрәмсең Румыния җиренә төшкән. Бу хакта бүген, 6 августта Румыния саклану министры Ангел Тилвар белдерде. Элегрәк Румыния хакимиятләре илгә Русия пилотсыз очкычы төшүен кире каккан иде.

Киевта исә, киресенчә, 4 сентябрьгә каршы төндә Украинаның Дунайдагы портларына дрон белән һөҗүм иткәндә Румыния җиренә дә эләккән дип ышандырдылар.

Румыниянең Тулча уездында пилотсыз очкыч калдыклары табылуы турында беренче булып Antena 3 CNN каналы хәбәр итте. Җимереклекләр һәм җәрәхәтләнүчеләр юк.

Саклану министры да "калдыклар табылды, алар пилотсыз очкычныкы булуы ихтимал" диде. Румыниягә бу калдыклар кайчан төшкән – 4 сентябрьгә каршы төндәме, соңракмы – монысы аңлашылмый.

Русия берничә көн рәттән Украинаның Румыния белән чигенә якын портларына һөҗүмнәр ясый. Бу һөҗүмнәр бүген төнлә дә булды.

Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба 4 сентябрьгә каршы төндә Русия Украинаның портларына һөҗүм иткәндә дроннарның Румыния җиренә дә төшүенә фото дәлилебез бар дип әйткән иде.

Ул чакта Румыния саклану министрлыгы Киевның бу белдерүен кире какты.

Украина күршеләренең "Русия белән низагка җәлеп ителмәс өчен теге яки бу вакыйгаларны киеренкеләштерми торган гадәте бар" дигән иде Кулеба. Киев үзенең карашларын яклау өчен дәлилләр китерергә әзер диде ул.

“Анда нәрсәдер төшүен кире кагу – мәгънәсез. Без "Шахед” дроннары килеп төәүен дәлилләр белән әйтәбез", диде Кулеба.

Румыния НАТОга керә һәм Төньяк Атлантика килешүенең 5нче маддәсенә ярашлы аның җиренә һөҗүм булса, бу Румыниягә үзенең беректәшләренә мөрәҗәгать итү өчен нигез булып тора ала.

  • Июль уртасында, Мәскәү ашлык килешүеннән чыкканнан соң, Русия гаскәрләре даими рәвештә Одесса өлкәсен утка тота, портлар инфраструктурасын юкка чыгара башлады.
  • 6 сентябрьгә каршы төндә Одесса өлкәсенә өч сәгатькә якын Русиянең пилотсыз очкычлары һөҗүм итте. Бер кеше үлде, дип белдерде Одесса өлкәсе хәрби хакимияте башлыгы Олег Кипер.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!