7 октябрь иртәсендә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде. Бу һөҗүм Шаббат вакытында һәм израил халкы берьюлы ике бәйрәмне билгеләп үткәндә булды. Соңгы 50 елда беренче тапкыр Израил рәсми рәвештә сугыш хәле режимын кертте.
Газзә сызыгын контрольдә тотучы ХӘМӘС төркеме Израилгә каршы махсус операция уздыруы турында белдерде. Моның сәбәбе итеп "Израилнең Иерусалимда Әл-Акса мәчетен мәсхәрә итүеннән" үч алу аталды.
БУ ТЕМАГА: ХӘМӘС Израилгә һөҗүм итте, йөзләгән кешенең һәлак булуы белдерелә
Үлемнәр, әсирләр саны даими үзгәреп тора. 8 октябрь киченә булган мәгълүматка күрә, 600дән артык израилле үтерелгән, яраланучылар — 2 меңнән артык. Израил хакимияте һәлак булган 44 хәрбинең һәм иминлек хезмәтенең 30 кешесенең кем булулары ачыкланды дип белдерде.
ХӘМӘС вәкилләре тыныч халыкка һөҗүм итмибез дип белдерде. Израил хакимияте, Amnesty International һәм башка хокук яклаучы оешмалар киресен сөйли.
Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяху моны сугыш дип атады һәм резервистлар мобилизациясе игълан итте. "Без озак һәм авыр сугышка керәбез", диде ул.
ХӘМӘС Израилгә һөҗүм итте, Израил Газзәне җавап утына тотты – йөзләрчә кеше һәлак булган
8 октябрьдә Израил рәсми төстә сугыш хәле режимы кертелүе турында белдерде. Хөкүмәт 40-Алеф параграфын үз көченә кертте. Бу параграф соңгы тапкыр 50 ел элек — 1973 елда Кыямәт көне сугышы вакытында гамәлдә булган. Ул армиягә ирекле гамәл итү хокукы бирә.
8 октябрьдә Израил Лүбнән (Ливан) ягыннан "Хизбулла" һөҗүм итте дип белдерде.
Көнбатыш илләре ХӘМӘС һөҗүмен хөкем итеп чыкты. Төркия, Русия, Согуд Гарәбстаны ике якны бәрелешләрне туктатырга чакырды. Иран лидеры киңәшчесе Рәхим Савафи ХӘМӘСнең Израилгә һөҗүмен яклап чыкты дип яза Jerusalem Post. Фәләстин гарәп илләре Лигасы утырышын уздыруын белдерде.
Азатлык Израил һәм Фәләстин низагыннан зыян күрүче һәм белгечләр белән сөйләште.
"Бомбадан саклану базына качтык"
Равил Садыйков — язучы, 1992 елдан бирле Израилдә яши. Тумышы белән Уфа шәһәреннән. Израилдә "Мирас" төрки халыклар оешмасын җитәкли. Сдерот шәһәрендә яши.
Равил Садыйков
— Мин хәзерге вакытта бомбадан саклана торган базда торам, — дип сөйләде ул Азатлыкка. Сдеротта һәр фатирның бомбадан саклана торган үз урыны бар. — Шәһәрдә хәл катлаулы. Ике яктан да атышлар дәвам итә. Бик күп кеше үлде. Алар арасында танышларым да бар. Миңа бу хәлләрне кичерү бик авыр. Беренче атышлар 7 октябрьдә иртәнге сәгать 6да башланды. Шунда ук базга төштек. Мин беренче видеоларны да төшердем. Бу хәлләр безне бик борчый, чөнки без өйдә булырга тиеш. Хәзер балалар һәм оныклар өчен борчылам.
Аның олы улы Израилнең көньягында — Арад шәһәрендә, кече улы — ил уртасында яши.
Ул бомбадан саклану урынында ут бар дип сөйли. Кичә көн дәвамында элемтә булмаган. Су һәм азык-төлек белән проблем юк ди Равил әфәнде. Аның гаиләсенең бомбадан саклана торган урыны эш бүлмәсе итеп тә ясалган. Монда барлык кирәк-яраклар бар ди ул. Шул исәптән медицина әсбаплары да.
Язучы башка шәһәргә эвакуацияләнергә җыенмавын да әйтте. "Өйне калдырып китәсе килми. Яраклашасың", ди ул сүзен кыска тотып.
— Cдерот сугышчылар тарафыннан басып алынды, — дип дәвам итә Садыйков. — Полиция бинасын җимерергә мәҗбүр булдылар.
Сдерот шәһәрендә җимерелгән полиция бинасы, 2023 елның 7 октябре
Атышлар бүгенгә (Азатлык Равил Садыйков белән 8 октябрь кичендә сөйләште) кадәр дәвам итте. Ул нәкъ безнең йорт янында булды. Мин бу хәлләрнең шаһиты.
Шәһәрдәге халык өендә яисә бомбадан саклана торган базларда тора. Шәһәр һәм илдәге тормыш туктап калды. Урамнарда беркем юк. Бүген мин тыныч булган вакытта эт белән йөреп килергә дип урамга чыктым. 70-80 метр араны узган идем, атыш башланды, аның кыйпылчыклары минем янга төште. Күз алдымда бер ракет торак йортка эләкте. Анда яраланучылар бар, хәтта үлүчеләр дә. Мин боларның барысын да күрдем. Күз алдымда кешеләр үлде.
Хәзер шәһәрдә бөтен нәрсә ябык, берни эшләми. Безгә урамга чыгуны тыйдылар. Урамга чыгуың була һәм синең өстеңә яңгыр сыман ракет кыйпылчыклары төшә башлый.
Сдерот кечкенә шәһәр булуына карамастан, монда татарлар да яши, ләкин аларның төгәл саны билгеле түгел, ди ул.
ХӘМӘС һөҗүменнән соң Сдерот шәһәре урамы, 2023 елның 7 октябре
Равил Садыйков Израил белән Газзә сызыгы арасында тиз арада тынычлык урнашуын тели. Заманында аның балалары да Израил армиясендә сугышкан, бүген ул бу хәлләрнең кабатлануын теләми.
— Бүген Израилдә ике лагерь — сулчылар һәм уңчылар бар, — дип сөйли ул илдәге вазгыять хакында. — Уңчылар сугыш өчен, сул фирка — тынычлыкны алга сөрә. Алар арасында каршылыклар бара. Израилдә еш кына сулчыларның демонстрацияләре узып тора. Алар арасында минем танышларым, шул исәптән ЦАХАЛның (Израилнең саклану армиясе) хәзерге һәм элеккеге офицерлары бар. Мин сулчы танышларым белән сөйләштем. Әгәр без сугышка омтылсак, бу бернинди яхшы нәтиҗәләргә китермәячәк дип саный алар. Сугышны яклаган фирка исә, радикаль юл белән эш итү һәм киеренкелекне арттыруны алга сөрә. Минемчә, бу дөрес хәл түгел. Кешеләр тынычлык юлын сайларга тиеш. Кызганыч, тарих безне бернәрсәгә дә өйрәтми. Әгәр дә тарихны өйрәнсәк, теләсә-кайсы сугыш оттыру, юкка чыгу белән тәмамлануын аңлар идек. Бу үлемнәр булачак дигән сүз. Минем балалар сугышта катнашты. Алар моның нәрсә икәнен белә. Мин аларның кабат сугышуын түгел, тынычлыкта яшәвен телим.
Садыйков 1992 елда Израилгә күченгән вакытта фәләстиннәр белән зур каршылык юк иде дип тә өстәде. "Мин алар белән эшләдем. Газзә сызыгына бара идем, алар монда килә иде. 1993-94 елларда мөнәсәбәтләр бозыла башлады. Бу ачыктан-ачык каршылыкка китерде", диде ул.
ХӘМӘС һөҗүменнән соң Сдерот шәһәрендә Израил хәрбиләре бер ир-атның үле гәүдәсе яткан машина яныннан уза, 2023 елның 7 октябре
"Израил хөкүмәте гаепле"
Хәзерге вакытта Израилдә яшәүче сәясәт белгече Аббас Галләмов ХӘМӘСнең илгә үтеп керүендә "Израил хөкүмәте гаепле" дип саный.
— Ел ярым хакимияттә уңчылар хөкүмәте (сугышны яклаучылар) хөкем сөрә. Берничә министрны экстремист дип атарга була. Алар белән европа һәм америка сәясәтчеләре сөйләшүдән баш тарта. Ел ярым вакыт эчендә алар вазгыятьне кискенләштерү белән шөгыльләнде. Бу кешеләрнең әлеге эскалациягә әзер булмавы гаҗәп, — диде ул.
"Зур сугыш өчен зур көчләр юк"
Сәясәт белгече Руслан Айсин бу һөҗүм зур сугышка китерүенә шикләнә.
— Зур сугыш алып барыр өчен ХӘМӘС ягында зур көч булырга тиеш. Ул әлегә күренми, — ди ул. — Ә менә Иран, Хизбулла кушылса, сугыш киңәергә мөмкин. Хизбулланың көче шактый, аның кешеләре дә, махсус төркемнәре дә, ракетлары да бар. Бу очракта Израильгә авыр булачак. Өстәвенә әле Төркия факторы да бар. Әгәр дә Эрдоган тынычлык урнаштыру өчен тырышлык куйса, бу очракта сугыш колач җәймәс.
Израил һәм Фәләстин низагы тарихы
Госманлы империясе таркалганнан соң XX гасыр башында Милләтләр Лигасы (хәзерге БМО) Британиягә Фәләстин һәм төбәкнең элек Госманлы Төркиягә караган җирләре белән идарә итү мандаты бирә. Мандат 1947 елга кадәр гамәлдә була. Әмма Фәләстин бәйсезлек ала алмый, ә бу җирләргә Европадагы фашизмнан качкан яһүдләр күчә башлый.
1947 елда Британия Фәләстин мәсьәләсен БМОга тапшыра. БМО, төрле вариантларны караганнан соң, фәләстиннәрнең үзбилгеләнүгә хокуклары барлыгын раслый һәм британ мандатын туктатырга, ә җирләрне ике дәүләткә – яһүд һәм гарәп дәүләтләренә бүләргә тәкъдим итә. Иерусалимга аерым халыкара статус бирү карала.
Шулай итеп, Израил дәүләте барлыкка килә. Һәм ул берничә сугыш дәвамында Фәләстин җирләре исәбенә үз мәйданын арттыра, ә 1967 елда Газзә сызыгын һәм Көнбатыш ярны, шул исәптән Көчыгыш Иерусалимны оккупацияли. Әлеге вакыйгалар аркасында гарәп халкы күпләп күченергә мәҗбүр була. Бу урыннарда яһүд авыллары барлыкка килә. Әлеге хәлләрне халыкара оешмалар хөкем итә.
1974 елда БМОның Гомум Җыены тагын бер кат үз сүзен әйтә: фәләстиннәрнең мәсьәләнең гадел чишелешенә хакы бар. Киләсе елны тиешле Комитет төзелә.
1987 елда, 20 елдан артык хәрби оккупациядән соң, Газзә сызыгында һәм Көнбатыш ярда "Беренче интифада" дип аталган күтәрелеш була. Яшьләр, хатын-кызлар, балалар, эшчеләр – барысы да демонстрацияләрдә, эш ташлауларда катнаша һәм салымнар түләүдән баш тарта. 2000 елда фәләстиннар икенче интифада оештыра.
Ике очракта да протестларны Израил иминлек көчләре бастыра.
1987 елда, "Беренче интифада" вакытында ХӘМӘС төркеме оеша. Ул Газзә сызыгында хакимлек итүче фәләстин хәрәкәте. ХӘМӘС хартиясендә Израил һәм яһүдләр дошман буларак күрсәтелә.
Әлеге хәрәкәтне төрле террор гамәлләре оештыруда гаеплиләр. Ул Израил, Канада, АКШ, Япония, Европа берлеге, Америка дәүләтләре оешмасы һәм башка илләр тарафыннан террорчы оешма булып танылган. Хәрәкәтнең эшчәнлеге Үрдүн, Мисырда тыелган. Шул ук вакытта ХӘМӘС Русия, Норвегия, Төркия, Кытай, Катар, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләрендә танылган һәм террорчы оешма булып саналмый.
2007 елда ХӘМӘС Фәләстин идарәсе белән каршылыкка кереп, аның хакимиятен танудан баш тартты һәм Газзә сызыгында үз хакимиятен урнаштырды.
Белешмә: ХӘМӘС
ХӘМӘС (ХӘМӘС, гарәп. حركة المقاومة الإسلامية [Хәрәкәт әл-мукавама әл-исламия], Ислам каршылык хәрәкәте) — Газзә сызыгында хакимлек итүче фәләстин хәрәкәте. Ул 1987 елда Израил оккупациясенә каршы оештырылган Беренче фәләстин интифадасы — күтәрелеше нәтиҗәсендә барлыкка килә. ХӘМӘС хартиясендә Израил һәм яһудләр дошман буларак күрсәтелә.
Әлеге хәрәкәтне төрле террор гамәлләре оештыруда гаеплиләр. Ул Израил, Канада, АКШ, Япония, Европа берлеге, Америка дәүләтләре оешмасы һәм башка илләр тарафыннан террорчы оешма булып танылган. Хәрәкәтнең эшчәнлеге Үрдүн, Мисырда тыелган. Шул ук вакытта ХӘМӘС Русия, Норвегия, Төркия, Кытай, Катар, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләрендә танылган һәм террорчы оешма булып саналмый.
Белешмә: Хизбулла
Хизбулла (гәрәп. حزب الله, "Аллаһ фиркәсе") — Лүбнән (Ливан) шигыйларының кораллы оешмасы һәм сәяси фиркасе. Аның тарафдарлары Лүбнәндә Иран режимына охшаш ислам дәүләте булдыру өчен көрәшә. "Хизбулла" хәрәкәте Иранның Ислам инкыйлабы җитәкчесе Рухаллаһ Хомейни булдырган идеология нигезендә корылган.
АКШ, Канада, Израил, Мисыр, Фарсы култыгы илләрендә, Австралия, Британия һәм Европаның аерым дәүләтләрендә террористик оешма дип танылган.
🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!