Израил Газзә сызыгы чигенә 100 мең хәрби туплаган

Газзә сызыгына терәлеп торучы Сдерот шәһәрендә Израил хәрбиләре

"Безнең бурыч - бу сугыш беткәннән соң, ХӘМӘСнең Израил сивил халкына янардай  хәрби куәте бүтән булмасын", диде Израил саклану гаскәре вәкиле Джонатан Конрикус.

7 октябрьдә фәләстин радикаль төркемнәре Газзә сызыгыннан Израилгә һөҗүм иткәннән соң, Израил Газзә сызыгы белән чиккә йөз мең хәрбиен туплаган. "Алар Израил хөкүмәтенең хәрбиләргә кушкан бурычларын үтәү өчен" куелган. Бу хакта илнең саклану гаскәре вәкиле Джонатан Конрикус белдерде.

"Безнең бурыч - бу сугыш беткәннән соң, ХӘМӘСнең Израил сивил халкына янардай хәрби куәте бүтән булмасын", диде ул.

Әлегә Израилнең Газзәдә җир өсте операциясе уздырырга ниятләве турында рәсми игълан ителмәде.

Израилгә һөҗүм булганнан соң, ике тәүлек эчендә 700дән артык кеше, шул исәптән чит ил ватандашлары һәлак булды. Аларның 260ы Газзә сызыгы белән чиктә музыкаль фестиваль узган урында үтерелде. Израил биргән рәсми мәгълүматларга күрә, 2300 кеше җәрәхәтләнгән, 100дән артык кешене тотык итеп алганнар.

Газзә сызыгы сәламәтлек саклау министры белдерүенчә, Израилнең җавап һөҗүмендә 413 фәләстин һәлак булган, 2300дән артыгы яраланган. Кимендә 20 мең кеше өйләреннән китәргә мәҗбүр булган. Аларның күпчелеге Газзәгә - иң күп кеше яши торган шәһәргә качкан диелә. Төбәкне Израил тарафыннан электр энергиясе, ягулык һәм тауар белән тәэмин итү туктатылган.

Израил хәрбиләре хәбәренчә, 9 октябрь иртәсенә һава һөҗүмнәре нәтиҗәсендә Газзәдәге 500ләп һәдәф юк ителгән.

Шул ук вакытта Израилнең бөтен җирләрен гаскәр контроленә кайтара алулары турында хәбәрләр элеккечә юк. Кайбер чик буендагы торак пунктларда атышлар дәвам итә.

ХӘМӘС һәм Ливанның "Хизбулла" шыгый хәрәкәте вәкилләре әйтүенчә, бер атна элек, 2 октябрьдә узган очрашуда Иран махсус хезмәтләре Израилгә һөҗүм итәргә рөхсәт биргән. Иран бу гаепләүләрне кире какты.

БМО иминлек шурасы Газзә сызыгы тирәсендәге вазгыять турында фикер алышты, әмма бернинди резолюция кабул итмәде.

  • 7 октябрь иртәсендә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде.
  • Азатлык ХӘМӘСтән иң зур зыян күргән Сдерот шәһәрендә яшәүче башкорт вәкиле белән сөйләште. "Шәһәрдә хәл катлаулы. Ике яктан да атышлар дәвам итә. Бик күп кеше үлде", дип сөйләде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!