Путин кайбер ширкәтләрне валютада алган керемнәрен сатарга мәҗбүр итүче фәрман имзалады

Иллюстратив фото

Барлыгы 43 ширкәт ярты ел эчендә чит илгә сәүдә итүдән кергән валюталарын эчке базарда сатарга тиеш булачак. Нинди күләмдә һәм кайчан - монысын хөкүмәт билгели. Хакимиятләр бу рубльне тотрыклы итәчәк дигән фикердә, ә менә икътисадчылар моны "озакка барырлык" чара түгел дип саный.

Русия президенты Владимир Путин рубльне тотрыклы итү өчен, чит илләргә сәүдә итүче кайбер ширкәтләрне валютада алган акчаларын сатуны мәҗбүриләүче фәрман имзалады.

Русия хөкүмәте сайтында чыккан әлеге фәрманга ярашлы, аерым бер ширкәтләр ярты ел эчендә чит ил акчаларын эчке базарда сатарга тиеш булачак. Нинди күләмдә һәм кайчан - монысын хөкүмәт билгели. Шулай ук бу ширкәтләр эчке базарда чит ил валютасын сатып алу һәм сату турындагы план-графикларын Русия банкына һәм Росфинмониторингка җибәреп торырга тиеш.

Әлеге фәрман ягулык-энергетика комплексы тармакларына, кара һәм төсле металлургия, химик сәнәгать һәм урман сәнәгате, ашлык хуҗалыгына караган 43 ширкәткә кагыла. Документта ширкәтләрнең исемнәре китерелмәгән.

  • Соңгы елда Мәскәүнең Украинага каршы сугыш алып баруны дәвам итүе вазгыятендә рубль долларга карата 40 проценттан артыкка очсызланды. Русия банкы соңгы ике айда төп процентны күтәрде.
  • Bloomberg Economics икътисадчысы Александр Исаков фикеренчә, валютаны сату арту аркасында "курс 95-100 аралыгына кире кайтырга мөмкин", әмма ул мондый чараларның нәтиҗәсе тотрыклы һәм озакка бара торган булыр дип санамый.
  • Валютадагы керемне сатуны мәҗбүр итүләре сурәтендә бүген 29сентябрьдән бирле беренче тапкыр Мәскәү биржасында сату башланганда доллар курсы 97 сумнан, евро - 103 сумнан аска төште.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!