Украина кораллы көчләре Русиянең Бердянски һәм Луһанскидагы хәрби һава аланнарына һөҗүм итүен җиткерә

Иллюстратив фото

Бердянски Азов диңгезе ярында, Запорожье өлкәсенең Русия баскынлыгындагы өлешендә урнашкан. Хәбәрдә әйтелгәнчә, һөҗүмнәр уңышлы булган, әмма һөҗүм нәтиҗәләренең нечкәлекләре китерелми.

17 октябрьгә каршы төндә Украина гаскәре Русиянең Бердянски һәм Луһански янындагы хәрби һава аланнарындагы боралакларга һөҗүм иткән. Бу хакта Украина кораллы көчләренең стратегик коммуникацияләр идарәсе белдерде. Хәбәрдә әйтелгәнчә, һөҗүмнәр уңышлы булган, әмма һөҗүм нәтиҗәләренең нечкәлекләре китерелми.

Украина кораллы көчләренең иртәнге хисабында исә Русия гаскәренең хәрбиләре, кораллары һәм хәрби техникасы урнашкан дүрт урынга һөҗүмнәр турында хәбәр ителә, алар нәтиҗәсендә Русиянең ике боралагы, сугыш кирәк-яраклары саклана торган келәт һәм артиллерия системына зарар килүе әйтелә.

Элегрәк Бердянскида яшәүчеләр җирле хәрби һава аланында сугыш кирәк-яраклары шартлавы турында социаль челтәрләрдә хәбәр иткән иде. Русия яклы "Мариуполь INFO" Telegram-каналы Бердянскидан видео чыгарды, анда янгын шәүләсе күренә һәм шартлаулар ишетелә. Видеоны төшерүче Украина кораллы көчләре кораллар саклана торган келәткә һөҗүм итте дип сөйли.

  • Бердянски Азов диңгезе ярында, Запорожье өлкәсенең Русия баскынлыгындагы өлешендә урнашкан. Элегрәк украин хәрбиләре шәһәрнең фронт сызыгыннан 85 чакрымда урнашкан хәрби объектларына ракетлар белән берничә тапкыр һөҗүм итте.
  • Былтыр 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Мәскәү моны "махсус хәрби операция" дип атый һәм басып алу сугышы булуын кире кага.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!