Конференциядә Татарстан һәм Русия төбәкләреннән, Мәскәү, Петербурдан тыш, Үзбәкстан, Казакъстан, Азәрбайҗан, Әрмәнстан кебек илләрдән 100дән артык галим, тарихчы, лингвист, археограф катнаша. Конференция кысаларында Русия һәм Көнбатыш Европа илләрендәге XV-XIX гасырдагы язма үрнәкләре турында күргәзмә дә оештырылган, ул октябрь-декабрьдә эшләячәк.
Конференциядә Казан галимнәре рун һәм уйгур язулары, 1920нче елларда Татарстанда тел сәясәте һәм латин әлифбасына күчү, гарәп графикасындагы язма мирасны саклау һәм өйрәнү, кирилл язуындагы әдәби мираска аерым тукталачак.
Башкортстан Фәннәр академиясе галимәсе Гөлфирә Абдуллина "Башкорт әдәби телен үстерүдә В.В.Катаринскийның "Башкортлар өчен әлифбасы" һәм сүзлекләренең роле" темасына чыгыш ясаячак. Билгеле булганча, Казан миссионеры Николай Ильминскийның укучысы В.В.Катаринский 39 хәрефтән торган башкорт әлифбасын 1892 елда бастыра.
Улан-Удэдан килгән филология фәннәре докторы Бабасан Цыренов та 1920-1930 еллардагы дәүләт тел сәясәтенең бурят язуына йогынтысы, Таулы Алтайдан килгән галим Сурна Сарбашева "Алтай республикасындагы азсанлы туба этносында язу үсеше" турында чыгышлар әзерләгән.
Фәнни конференция эше берничә секциягә бүленеп башкарылачак: "Төрки язмачылык чыганаклары", "Гарәп графикасындагы язма чыганаклар", "Грек һәм латин кулъязмалары", "Кирилл графикасындагы документлар", "Яңа һәм иң яңа гасыр язмачылык традицияләре. Россия халыкларының язма мәдәнияте" секцияләр эшләячәк. "Яһүди, әрмән, Пермь һәм катнаш традицияле язмачылык" дигән секциядә яһүд һәм әрмән язуы тарихына багышланган чыгышлар көтелә.
- Быел 26 апрельдә Рөстәм Миңнеханов татар зыялылары белән очрашу нәтиҗәсендә фәнни конференция уздыру турында фәрман биргән. Әлеге конференция шул фәрман нигезендә уздырыла.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!