Bloomberg: АКШ һәм Израил ХӘМӘСтән соң Газзә сызыгы киләчәге турында фикер алыша

Газзә, 20 октябрь

Төрле вариантлар арасында БМО һәм гарәп илләре ярдәмендә вакытлы хөкүмәт урнаштыру тәкъдиме дә бар.

АКШ һәм Израил ХӘМӘС радикал төркемен чыгарганнан соң Газзә сызыгының алдагы язмышы турында фикер алыша башлаган. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып Bloomberg яза.

Төрле вариантлар арасында БМО һәм гарәп илләре ярдәмендә вакытлы хөкүмәт урнаштыру тәкъдиме дә бар. Үзәк күзләү идарәсенең Якын Көнчыгыш буенча элекке өлкән аналитигы Уильям Ашер фикеренчә, вакытлы хөкүмәт төзү авыр, ә моңа гарәп илләре ризалыгын алу тагын да авыррак булачак. Моннан тыш, бу Израил ягыннан ышаныч та таләп итә, ә ул болай да дефицит дип китерә эксперт сүзләрен Bloomberg.

Агентлык чыганаклары сүзләренчә, фикер алышулар әлегә башлангыч стадиядә һәм аның нәтиҗәләре Израилнең җир һөҗүменең никадәр уңышлы булуына бәйле булачак. Bloomberg һәм The Times of Israel АКШ һәм аларның беректәшләре әлеге һөҗүмне ничек тә кичектерергә тырыша дип яза. Кичектерү Газзәдән күбрәк сивил халык чыгуы һәм тотыкларны азат итү сөйләшүләрен дәвам итү өчен кирәк ди алар. Тотыклар арасында әлеге илләр ватандашлары да бар.

Израил хакимиятләре Газзә сызыгын оккупацияләргә җыенмыйбыз, ләкин ХӘМӘСне юк итәргә ниятлибез дип белдереп килә. 7 октябрьдә сугышчыларның Изарилгә башлаган һөҗүмендә Израил ягында 1400дән артык кеше һәлак булган, 200ләбе ХӘМӘСтә тотыла. Израилнең Газзәгә җавап һөҗүмендә 3700дән артык кеше һәлак булган. Әлеге санны Фәләстин сәламәтлек министрлыгы китерә.

20 октябрьдә Израил саклану министры Йоав Галант ХӘМӘСкә каршы операция өч этаптан торачак дип сөйләде. Әле беренче бара, ә соңгысы "Газзәдә яңа иминлек тәртибе урнаштыру һәм Израилдән андагы көндәлек тормыш өчен җаваплылыкны алу" булачак.

CNN телеканалы көнбатыш түрәләренә сылтанып хәбәр итүенчә, Көнбатыш Израилгә коры җир һөҗүме башлаган очракта максатларны төгәлрәк билгеләргә һәм алдан уйланылган стратегия буенча эш итәргә чакырган. Шулай ук алар озакка сузылган оккупация булмаска тиеш һәм операцияне сивил халык арасында корбаннарсыз уздыруга аерым игътибар бирү кирәк дигән.

Шул ук вакытта, телеканал хәбәренчә, көнбатыш түрәләре шәхси аралашуларда Израилгә Газзәгә коры җир һөҗүме оештырмагыз димәгән.

Израил оппозициясе Газзә сызыгын Фәләстин хакимиятенә кайтарырга тәкъдим итә. Экспертлар бу булмастай эш, чөнки әлеге "хакимияткә халыкта ышаныч юк" һәм ул Газзә белән мөһим элемтәләрне югалткан" дип саный.

Израил һәм Фәләстин низагы тарихы

Госманлы империясе таркалганнан соң XX гасыр башында Милләтләр Лигасы (хәзерге БМО) Британиягә Фәләстин һәм төбәкнең элек Госманлы Төркиягә караган җирләре белән идарә итү мандаты бирә. Мандат 1947 елга кадәр гамәлдә була. Әмма Фәләстин бәйсезлек ала алмый, ә бу җирләргә Европадагы фашизмнан качкан яһүдләр күчә башлый.

1947 елда Британия Фәләстин мәсьәләсен БМОга тапшыра. БМО, төрле вариантларны караганнан соң, фәләстиннәрнең үзбилгеләнүгә хокуклары барлыгын раслый һәм британ мандатын туктатырга, ә җирләрне ике дәүләткә – яһүд һәм гарәп дәүләтләренә бүләргә тәкъдим итә. Иерусалимга аерым халыкара статус бирү карала.

Шулай итеп, Израил дәүләте барлыкка килә. Һәм ул берничә сугыш дәвамында Фәләстин җирләре исәбенә үз мәйданын арттыра, ә 1967 елда Газзә сызыгын һәм Көнбатыш ярны, шул исәптән Көчыгыш Иерусалимны оккупацияли. Әлеге вакыйгалар аркасында гарәп халкы күпләп күченергә мәҗбүр була. Бу урыннарда яһүд авыллары барлыкка килә. Әлеге хәлләрне халыкара оешмалар хөкем итә.

1974 елда БМОның Гомум Җыены тагын бер кат үз сүзен әйтә: фәләстиннәрнең мәсьәләнең гадел чишелешенә хакы бар. Киләсе елны тиешле Комитет төзелә.

1987 елда, 20 елдан артык хәрби оккупациядән соң, Газзә сызыгында һәм Көнбатыш ярда "Беренче интифада" дип аталган күтәрелеш була. Яшьләр, хатын-кызлар, балалар, эшчеләр – барысы да демонстрацияләрдә, эш ташлауларда катнаша һәм салымнар түләүдән баш тарта. 2000 елда фәләстиннар икенче интифада оештыра.

Ике очракта да протестларны Израил иминлек көчләре бастыра.

1987 елда, "Беренче интифада" вакытында ХӘМӘС төркеме оеша. Ул Газзә сызыгында хакимлек итүче фәләстин хәрәкәте. ХӘМӘС хартиясендә Израил һәм яһүдләр дошман буларак күрсәтелә.

Әлеге хәрәкәтне төрле террор гамәлләре оештыруда гаеплиләр. Ул Израил, Канада, АКШ, Япония, Европа берлеге, Америка дәүләтләре оешмасы һәм башка илләр тарафыннан террорчы оешма булып танылган. Хәрәкәтнең эшчәнлеге Үрдүн, Мисырда тыелган. Шул ук вакытта ХӘМӘС Русия, Норвегия, Төркия, Кытай, Катар, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләрендә танылган һәм террорчы оешма булып саналмый.

2007 елда ХӘМӘС Фәләстин идарәсе белән каршылыкка кереп, аның хакимиятен танудан баш тартты һәм Газзә сызыгында үз хакимиятен урнаштырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!