Кичә, 26 октябрьдә Русия президенты Владимир Путин "Яблоко" фиркасенә нигез салган Григорий Явлинский белән очрашкан.
Очрашуның төп темасы - Украинадагы сугышта "атышны туктату килешүенең кирәклеге" булган. Бу хакта "Яблоко" матбугат хезмәте җиткерде.
Аноним чыганакларына сылтама белән берничә медиа ышандыруынча, Путин Украина хакимиятләре белән сөйләшүләр булса, Явлинскийга арадашчы булырга тәкъдим иткән.
Бу мәгълүматка рәсми раслау юк. Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков очрашуның нечкәлекләрен ачудан баш тартты. "Мин моңа комментар бирмим", диде ул.
Элегрәк төрле Telegram-каналларда Кремльдә 2024 елгы президент сайлавында катнашу өчен шартлы либераль намзәт эзлиләр дигән мәгълүматлар чыкты, төгәл чыганакларга сылтама бирелмәде.
Мондый намзәт була алырдай кешеләр исемлегендә Григорий Явлинскийның да исеме бар иде. Ул сайлауларда берничә тапкыр катнашты, шуңа аны күпчелек оппозиционерлар спойлерлыкта, ягъни башка намзәтләрнең тавышларын тартып алып, төп намзәтнең җиңүгә шансларын арттыруда гаепләде.
Шулай да "Яблоко" матбугат хезмәте хәбәренә ярашлы, Явлинский белән Путинның кичәге очрашуында президент сайлаулары турында сөйләшмәгәннәр.
"Явлинский берничә тапкыр әйткән иде инде: әгәр халык аның намзәтен тәкъдим итүне хуплап кимендә 10 миллион имза җыйса, шул очракта ул сайлауда катнашу ихтималын караячак", дип белдерделәр фиркадә.
- Русиядә президент сайлавы 2024 елның 17 мартында узар дип ниятләнә.
- Конституциягә 2020 елда кертелгән үзгәрешләр Путинның элекке мөддәтләрен сызып ташлады һәм аңа 2024 һәм 2030 елларда кабат сайланырга юл ачты. Путин үзе әлегә бу хакта сүзен әйтмәде. Ул президент вазифасын 2000 елдан бирле башкара (2008-2012 еллардагы тәнәфесне санамаганда).
- Элегрәк "Медуза" Кремльдә 2024 елда президент сайлавында Владимир Путинның "көндәшләре" кем буласын хәл иткәннәр, дип язган иде.
- Путинның "көндәшләрен" сайлап алганда төп таләпләрне берсе – намзәтләрнең яше булган диелә. Түрәләр уйлавынча, әгәр дә теркәлгән намзәт-сәясәтчеләр 50 яшьтән яшьрәк булса, русияләрдә 70 яшьлек Путин – "хакимияткә каты кулы белән килгән чактагы кеше түгел инде" дигән фикер туарга мөмкин.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!