Хәмәс Газзәдән чит ил ватандашларын чыгарырга әзер булуын хәбәр итте

Рафах чик буе пункты

Сүз тотык итеп алынучылар турында түгел, Газзәдә яшәүче затлар турында бара. Әлегә мондый рөхсәт сигез илнең ватандашларына гына бирелгән.

Газзә сызыгын контрольдә тотучы Хәмәс радикаль фәләстин төркеме чит ил ватандашларына төбәктән чыгарга рөхсәт бирергә әзер булуын белдерде. Әлегә мондый рөхсәт Австрия, Австралия, Болгарстан, Индонезия, Иордания, Финляндия, Чехия һәм Япония ватандашларына бирелә.

Тотык итеп алынучылар турында түгел, Газзәдә яшәүче затлар турында сүз бара. Ни өчен нәкъ менә бу илләрне сайлап алулары аңлашылмый.

Чит ил ватандашларын Кызыл хач һәм башка кайбер халыкара оешма хезмәткәрләре белән бергә Мисырга чыгарырга вәгъдә итәләр. Исемлектә 430 кеше, алар арасында тагын бер ватандашлыгы булган фәләстиннәр дә бар.

Хәмәс тотык итеп алынган чит ил ватандашларының бер өлешен соңрак азат итәчәген әйтте, әмма нинди шартларда һәм кайчан - әлегә билгеле түгел. Израил ягы биргән соңгы мәгълүматларга күрә, Хәмәс тоткынлыгында 250 кеше, шул исәптән берничә русияле бар.

  • 7 октябрь иртәсендә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде.
  • Израил Газзә сызыгының тулысынча блокадада калуын игълан итте. Газзә сызыгы ике яклап Израил белән һәм бер яклап Мисыр белән чиктәш.
  • Израил Хәмәснең 7 октябрьдә һөҗүм ясавына җавап итеп "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра.
  • Хәмәс контролендәге Газзә сызыгы хакимиятләре Израил гаскәре атышлары аркасында сигез меңнән артык кеше үлде дип белдерә. Бу саннар бәйсез расланмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!