Язучы, Азатлык радиосының элекке журналисты Дамир Гыйсметдин вафат

Дамир Гыйсметдинов (1949-2023)

Аңа 74 яшь иде.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фәтхи Борнаш премиясе лауреаты, сатирик-язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Дамир Гыйсметдинов 1949 елның 25 гыйнварында Чуашстан Республикасының Батыр районы Татар Тимәше авылында укытучы гаиләсендә туа.

1966 елда шул ук районның Тойси урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел туган авылында, аннары Мәскәү тирәсендәге төрле төзелешләрдә эшли, 1969-1970 елларда армиядә хезмәт итә. Армиядән соң Казанга килеп, 1971-1976 елларда университетның журналистика факультетында югары белем ала. Университетны тәмамлагач, ун елдан артык (1975-1986) "Чаян" журналы редакциясендә хәбәрче, бүлек мөхәррире, бүлек мөдире булып эшли. Татарстан язучылар берлеге сайты язуынча, шул дәвердә ул үзенең сатирик каләмен чарлый, "Чаян" журналы һәм башка көндәлек матбугат битләрендә юмор-сатира жанрындагы күп кенә хикәяләрен, усал эчтәлекле фельетоннарын бастырып, укучыларның киң даирәсенә исемен таныта. Узган гасырның сиксәненче елларында аның кайбер юмор-сатира әсәрләре Мәскәү басмаларына да урнаштырыла.

Туксанынчы елларда халыкара "Ватан" җәмгыятенең әүвәл рәис урынбасары, аннары рәисе вазифаларын башкара. 1996 елдан башлап ун елга якын Азатлык радиосының Казан бюросында эшли.

Соңрак Дөнья татар конгрессының идарә әгъзасы буларак, чит илләрдәге татар диаспорасы белән багланышларны ныгыту юнәлешендәге эшләргә җитәкчелек итә.

БУ ТЕМАГА: Дамир Гыйсметдин кичәсе шаблонсыз үтте

Дамир Гыйсметдин – юмор-сатира әсәрләре тупланган өч китап авторы ("Өметсез шайтан", 1990; "Әйтсәм әйтим", 1999; "Атта да, тәрттәдә дә…", 2007). Ул шулай ук аерым күмәк җыентыклардагы ("Таныш булыгыз, Ломжа" – "Знакомтесь, Ломжа", 1989; "Йөртә безне язмышлар", 1992) очерк язмалары, музыкага салынган популяр җыр текстлары (унлап җыры 1999-2000 елларда чыккан "Сез яраткан җырлар" китабына кертелә) һәм төрекчәдән тәрҗемә китаплары авторы буларак та укучыларга таныш. Аерым алганда, Фәрит Бичури белән берлектә ул Төркиядә үз вакытында киң танылган милләтпәрвәр татар эшкуары-кәсепчесе Ибраһим Мәңгәр турында кызы язган истәлек китабын (Сафия Имре. "Әтием", Казан, 1994) төрекчәдән татарчага тәрҗемә итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!