Ежедневно каждый из нас сталкивается с вопросом: что надеть? А будет ли достаточно комфортно, тепло или наоборот прохладно? А подойдет ли выбранный наряд к любимой обуви? Итак, сегодня мы поговорим о выборе одежды на татарском языке.
Разные события предполагают разные наряды. Читаем рассказы и мысли наших героев и отвечаем на вопрос по какому случаю они подбирают себе наряд.
Your browser doesn’t support HTML5
Алия
Алия, 22 яшь.
– Ах, сәгать биш тула икән бит. Килеп җитә хәзер. Нәрсә кияргә? Уйла, тизрәк уйла… Бу джинс итәк ничек булыр икән? Кыска булыр. Урамда салкын, озак йөрсәк, өшиячәкмен. Кая соң теге йон чалбар? Ул бу ефәк кофтага бик килешә, җылы да. Ә монда икән. Аякка?! (Телефон шалтырый.) Алло! Әйе, аста көтәсеңме? Хәзер чыгам.
Your browser doesn’t support HTML5
Сәрия
Сәрия, 30 яшь.
– Мондый мөһим очрашуга киемне уйлап сайларга кирәк. Киемгә карап каршы алалар бит. Менә бу мамык күлмәк туры килә кебек: чуар да түгел, буе да уртача, сыланып та тормый, ерыгы да юк. Аякка үкчәсез ботинка киям. Муенга җиңелчә шарф урыйм. Чәчемне җыям. Булды, мин әзер!
Your browser doesn’t support HTML5
Арслан
Арслан, 42 яшь
– Уф, яратмыйм бу җыенуларны. Мин нәрсә уңайлы, шуны кияргә телим, ә хатын: "Матур итеп киенергә кирәк, кеше арасына чыгабыз", – ди. Беренче һәм соңгы тапкыр туйда кигән костюмымны киимме?! Кечерәйгән бит инде ул. Ярый, шакмаклы күлмәкне һәм кара чалбарны киям. Аяк киемен дә майлап куярга кирәк икән, май кояшыдай балкып торсын. Кая әле: менә – яшь кияү кебек булдым.
Бу сезонда табигый тукымалардан тегелгән киемнәр кияләр.
В этом сезоне носят одежду из натуральных тканей.
Теге бала итәкле күлмәкне киеп карагыз әле, сезгә килешер кебек.
Попробуйте померить то платье с воланами, кажется вам подойдёт.
Кызыл күлмәкнең итәге үтәкүренмәле икән, астыннан тагы бер итәк кияргә кирәк.
Низ красного платья оказывается прозрачный, нужно надеть подъюбник.
Бу свитерның иңсәләре сезгә таман, ләкин җиңнәре озын.
Плечи этого костюма вам впору, но рукава длинные.
Сыйфатлы, чыдам аяк киеме алырга теләсәгез, менә бу күн ботинкаларны киңәш итәм.
Если хотите купить качественную, прочную обувь, советую эти кожаные ботинки.
Прослушайте и прочитайте диалог.
Your browser doesn’t support HTML5
Диалог
Устойчивые фразы и выражения:
Сылу кешегә солы капчыгы да килешә – букв.: стройному человеку подходит и мешок для овса.