Русия думасы депутатларын Украина бөтенлегенә һәм кагылгысызлыгына кул сузуда гаепле дип тапканнар (Украина Җинаять кодексының 110 маддәсе 3 өлеше). Бу хакта Украина иминлек хезмәте җиткерә. Украинадагы мәхкәмә Русия думасының барлыгы 52 депутатын читтән торып 15 елга ирекләреннән мәхрүм иткән.
Хөкем ителгәннәр арасында Думаның Татарстаннан сайланган депутаты Артем Прокофьев та бар.
Үз чиратында ул украин мәхкәмәсенең бу карарын "шизофрения" дип атады.
"Башта алар миңа Украинага керүне тыйды, ә хәзер бактың исә мине анда мәхкәмә процессына көткәннәр һәм хәтта хөкем дә иткәннәр икән", дип белдергән депутат "Коммерсантъ" ка.
Украина иминлек хезмәте мәгълүматынча, Русия думасы депутатлары президент Владимир Путинга Украинада сугыш башларга булышкан: 2022 елның 15 февралендә алар Донецки һәм Луһански "халык республикалары"ның бәйсезлеген тану үтенече белән президентка мөрәҗәгать итү карарын хуплаган. Ә 22 февральдә Русия белән фетнәчел республикалар арасында килешүне раслау өчен тавыш биргән. Думаның тагын 23 депутатына каршы гаепләү актлары мәхкәмәгә тапшырылган.
- Күптән түгел Украина президенты Владимир Зеленский Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хакимияте җитәкчесенә һәм Татарстанның вице-премьеры белән мәгариф министрына каршы чикләүләр керткән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!