2023 елда Русия баш прокуратурасының җинаять эзәрлекләве өчен, яки хөкем карарын башкарырга дип кайбер затларны үзенә тапшыруны сорап язган гаризаларын дөнья илләре 101 тапкыр канәгатьләндермәгән. Бу хакта баш прокуратура "Ведомости"га сөйләгән.
36 тапкырында сәяси сәбәпләр белән эзәрлекләнүчеләрне тапшырудан баш тартканнар, барысы да Европа илләре булган. Экстрадицияләүдән алты тапкыр Австрия, бишәр тапкыр Германия һәм Чехия, дүрт тапкыр Польша баш тарткан. Шулай ук Русия эзәрлекли торган затларны Италия, Кипр, Болгарстан да тапшырмаган.
Баш прокуратурада әйтүләренчә, "сәяси" баш тартуларның кайберләре Русиядә террорчы дип табылган оешмага эшләүдә гаепләнүче затларга кагыла. Мәсәлән, шундый оешмалар арасында Украина ягында сугыша торган "Русия Азатлыгы" легионы, "Артподготовка" хәрәкәте, ИГИЛның Мәскәүдәге бүлекчәсе һәм тагын 45 оешма бар.
Шулай ук баш прокуратура хәбәр итүенчә, Русия дәүләт серенә канунсыз рөхсәт алуда, үтерүдә һәм акчалар белән бәйле зур хәрәмләшү кылуда гаепли торган затларны тапшырудан да баш тартканнар.
2023 елда Русиягә 126 кешене тапшырганнар. Аларның өчтән береннән артыгын "Ерак чит ил" илләре тапшырган.
- Шул ук вакытта баш прокуратура кайбер русияләрне Һаагага тапшыруны тыю белән бәйле сөйләшүләр алып баруын дәвам итә, дип яза басма. Узган атнада Русия баш прокуроры Игорь Краснов Алжирга Халыкара җинаять мәхкәмәсе карарларын үтәмәү турында килешергә тәкъдим иткән. Халыкара җинаять мәхкәмәсе март аенда президент Владимир Путинны һәм Русия президенты каршындагы Бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Белованы кулга алу карары чыгарган иде.
- Халыкара җинаять мәхкәмәсе аларның икесен дә сугыш җинаятьләре кылуда — Украинаның басып алынган төбәкләрендәге халыкны, аерым алганда балаларны, мәҗбүри депортацияләү һәм күчереп йөртүдә шикләнә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!