95411нче хәрби бүлекчәдәге хәрбиләрнең туганнары Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать язган. Алар Авдеевка юнәлешендә мобилизацияләнгәннәрне "белә торып тар-мар иттерүләрен" әйтә. Бу хакта хатка сылтама белән "Важные истории" җиткерә.
Хат авторлары язуынча, мобилизацияләнгәннәр 10 айдан артык Авдеевкадан 700 метр ераклыкта, алгы сафта окопларда яши һәм гел атышлар астында.
Русия гаскәрләре бу юнәлештә актив һөҗүм башлаганнан соң хәрби җитәкчелек боерык чыгарган, анда штурм бүлекчәләренә уртача авырлыкта яра алганнарны җибәрергә кирәк диелгән, дип сөйли мөрәҗәгать итүчеләр.
"25 ноябрьдә аларның анда чираттагы фәрман чыккан, җиңелчә һәм уртача яраланганнар окопларда дәваланып бетсеннәр диелгән. ДНРларны кызганмыйлар - "калдык-постык"ларны туплыйлар да, тагын штурмга озаталар. Украиннар низагта вакытта ашыгып калырга тырышалар, [Владимир Путинның] "туры элемтә"сенә һәм Яңа елга куалар. Ниндидер нәтиҗә кирәк. Бөтенесе Авдеевканы алабыз да, алга таба сөйләшүләр булачак дип әйтә", дип сөйли бер мобилизацияләнгән хәрбинең хатыны.
Шулай ук ул ире әйткәннәрне дә китергән: ире аңа мәетләр өстеннән йөрибез, алар бөтен җирдә тулып ята дип сөйләгән.
"Важные истории" язуынча, 95411нче хәрби бүлекчәдәге мобилизацияләнгәннәр 2023 елның гыйнварыннан фетнәчел Донецки "халык республикасы"нда, җирле оборона составында хезмәт иткән, тик соңрак "ДНР"ның 1нче Армия корпусы җитәкчелегенә тапшырылган.
Хатта әйтелгәнчә, Авдеевка янындагы штурм бригадаларында нигездә 40 яшьтән өлкәнрәкләр хезмәт итә, аларның күбесе мобилизация башыннан бирле өйләренә кайтмаган.
Путинга хатны 1000нән артык кеше имзалаган.
- Русия хәрбиләре Авдеевка тирәсенә 2023 елның октябре башында һөҗүм итә башлады. Ноябрь ахырында Русия гаскәренең Авдеевкадан көньяк-көнчыгышка сәнәгать зонасын басып алуы хәбәр ителде. Ул калкулыкта урнашкан һәм шәһәрне штурмлау өчен плацдарм була ала.
- Британия саклану министрлыгы язуынча, соңгы 1,5 айда Авдеевкага һөҗүм аркасында Русия сугыш башыннан иң зур югалтуларга дучар булган булырга мөмкин.
- 2023 елда Владимир Путинның "туры элемтә"се һәм матбугат очрашуы бер үк көнне - 14 декабрьдә узачак.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!