Татарстан яшьләр эшләре министры: "Казан феномены - ул Миңтимер Шәймиев"

Ринат Садыйков

Ринат Садыйков "Слово пацана" сериалын тыярга кирәкми, ул күрсәтелергә тиеш дигән. Һәм "Казан феномены" төшенчәсен үзенчә аңлавы турында әйткән.

Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков белгечләрнең "Егет сүзе. Асфальтта кан" ("Слово пацана. Кровь на асфальте") сериалында җинаятьчел төркемнәр ронматизацияләнә дигән фикере белән килешмәвен әйткән. Ул "Казан феномены" дигәнне башкачарак аңлавын белдергән. Бу хакта "Бизнес Online" җиткерә.

Министр сериалны каравын сөйләгән һәм анда күрсәтелгәннәрне "безнең чынбарлыкның кара сәхифәсе" дип атаган.

"Без аны тыярга түгел, киресенчә күрсәтергә тиеш, шулай булган иде, куркыныч иде дип. Мин ул вакытларга туры килдем, боларны күреп тордым. "Слово пацана" җинаятьчел төркемнең әти-әниләр өчен кайгы, гаиләгә бәла, үлем, җирләүләр, көч куллану икәнен яхшы күрсәтә", дигән Садыйков.

Шулай ук ул "Казан феномены - җинаятьчел төркемнәр, җинаятьчеләр түгел", Казан һәм Татарстанда яшәгән, яшәүче һәм эшләүче күренекле кешеләр дигән.

"Бу - Бакый Урманчы, Сара Садыйкова, Илһам Шакиров, Федор Шаляпин. Казан феномены - ул Миңтимер Шәрип улы (Шәймиев - Татарстан дәүләт киңәшчесе - ред.), Рөстәм Нургали улы (Миңнеханов - Татарстан президенты) һәм безгә таныш башка күренекле затлар. Нигә без академик Завойскийның казанышлары, Муса Җәлил, Һади Такташның әсәрләре турында сөйләмибез? Медиа-киңлектә әнә шундый "Казан феномены" турында сөйләргә тиеш без", дип белдергән ул.

  • "Слово пацана" ("Егет сүзе") сериалы 9 ноябрьдә Wink белән Start онлайн-кинотеатрларында күрсәтелә башлады. Һәр атнакич яңа сериясе чыга. Инде 6 сериясе чыкты. Барлыгы — 8 серия. Аның режиссеры — Жора Крыжовников.
  • Cценарий нигезе итеп музыкант, язучы Роберт Гәрәевның "Слово пацана. Криминальный Татарстан 1970–2010-х" китабы алынган.
  • Сериал шактый шау-шу тудырды, аны балалар өчен зыянлы дип бәяләүчеләр дә булды, кайбер шәһәрләрдә балалар сериалдагыча уйный башлады, ә кемнәрдер фильмны тикшерүне һәм тыюны сорады. Әмма Роскомнадзор сериалда канун бозулар тапмавын әйтте.
  • Азатлык китап авторы белән сөйләшкән иде. Мондый яшьләр төркеме 80нче еллар азагында барлыкка килгән дип уйлау хата, аларның тамырын иртәрәк эзләргә кирәк, диде ул. Һәм "Казан феномены" барлыкка килүнең сәбәпләрен аңлатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!