Генерал Сырский: Русия Бахмут янындагы Часов Яр шәһәренә аеруча актив һөҗүм итә

Часов Яр шәһәре

Украина генералы Александр Сырский вазгыять катлаулы ди. "Безгә дошман корал ягыннан да, хәрбиләр саны ягыннан да өстенрәк булган шартларда сугышырга туры килә". Шул ук вакытта ул Русия гаскәрләренең зур югалтуларга дучар булуын искәртә.

Русия гаскәрләре Украинаның Донецки һәм Харьков өлкәләрендә яңа торак пунктларны басып алу өчен Купянски, Лиман һәм Бахмут юнәлешләрендә һөҗүм итә. Бу хакта Украина кораллы көчләренең Коры җир гаскәре белән җитәкчелек итүче Александр Сырский үзенең Telegram-каналында язды. Аңарчы украин Telegram-каналларында Русия гаскәрләренең аеруча Бахмут янында берничә уңышы турында хәбәрләр булды.

Сырский бәяләмәсенә күрә, Русия гаскәрләре хәзер төп көчләрен Бахмут юнәлешенә юнәлткән. "Штурмлау өчен десант гаскәрләренең, диңгез пехотасының сугышка иң сәләтле бүлекчәләрен һәм элекке тоткыннардан оешкан "Шторм Z" белән "Шторм V" хәрби төркемнәрен кулланалар", дип яза Украина генералы.

Сырский бәяләмәсенә күрә, Русия гаскәрләренең максаты аңлашыла - "бу - Часов Яр торак пунктына, аннан соң Константиновкага, Дружковкага, Славянскига, Краматорскига һөҗүм итү һәм алга таба Донецки өлкәсе чикләренә чыгу", ди ул.

Шулай ук Русия гаскәрләре Макеевка юнәлешендә (Луһански өлкәсе) һәм Купянски янындагы Синьковки юнәлешендә (Харьков өлкәсе) һөҗүм итә. Сырский вазгыять катлаулы ди. "Безгә дошман корал ягыннан да, хәрбиләр саны ягыннан да өстенрәк булган шартларда сугышырга туры килә". Шул ук вакытта ул Русия гаскәрләренең зур югалтуларга дучар булуын искәртә.

Соңгы көннәрдә Русия гаскәрләренең Бахмут тирәсендә алга китүе турында хәбәрләр чыкты. Май аенда "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте отрядлары бу шәһәрне алганнан соң, Бахмут янында украин хәрбиләре һөҗүм итте. Әмма соңгы атналарда кабат Русия һөҗүмгә күчте.

Төп һөҗүмнәр Бахмуттан төньяк-көнбатышка ясала. Алдагы көнне чыккан кайбер хәбәрләргә күрә Русия хәрбиләре алга китеп Часов Ярдан ерак түгел урнашкан Ивановское торак пункты өчен сугыш башлаган.

  • Декабрьдә Конгресс ашыгыч чаралар күрмәсә, Вашингтонның Украинаны финанслау өчен акчалары бетәчәк. Бу хакта АКШ дәүләт иминлеге шурасы Джон Кирби әйтте, дип җиткерә "Америка авазы".
  • Аның сүзләренчә, ел ахырына кадәр Байден хакимияте тагын бер хәрби ярдәм җыелмасы турында игълан итмәкче була, әмма шуннан соң Украинаны финанслау бетәчәк. "Бпезнең запасларны тулыландыру өчен бүтән вәкаләтләребез булмаячак. Безгә Конгрессның кичекмәстән чаралар кабул итүе кирәк", диде Кирби.
  • Пентагонның баш аудиторы Майкл Маккорд элегрәк саклану оешмасы Украина өчен яңа корал, техника һәм кирәк-яраклар алуга соңгы бер миллиард 700 миллион сумын тота, 30 декабрьдә хисаплары бушап калачак, дип белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!