Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов урта гасыр шагыйре Кол Галинең тууына 850 ел тулуны бәйрәм итү турындагы фәрман имзалаган. Бу хактагы документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
"Урта гасырның бөек шагыйре, мәгърифәтче һәм һуманист Кол Галинең сизелерлек өлешен һәм аның мәшһүр "Кыйссаи Йосыф" әсәрен искә алып, 2033 елда Татарстанда Кол Галинең тууына – 850, аның данлыклы әсәре иҗат ителүгә 800 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган чаралар үткәрергә карар бирәм", диелә документта.
Оештыру комитетын Татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов җитәкли.
Республика хөкүмәтенә әлеге вакыйгага әзерлек һәм аны үткәрү планын төзү өчен 90 көн вакыт бирелә.
Кол Галинең туган елы итеп шартлы рәвештә 1183 ел алына. Аның тормышы хакында чыганаклар юк дәрәҗәсендә.
Шагыйрьнең туган җире дип Чулман (Кама) буе санала. Шул ук вакыта ул Зәй тамагында яки Кашанә каласында туган дип дигән фараз бар. Кашанә шәһәре хәзерге Саескан Тавы тирәсендә булган дип уйланыла.
Гомеренең күп елларын Биләрдә, Болгарда, Алабугада, Нур-Суварда һәм Кашанәдә уздыра.
Шагыйрьнең үлеме 1236 елга — Биләр каласын Батухан гаскәрләре яулап алган вакытка туры килә дип уйлыйлар.
Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәре безнең көннәргә кадәр сакланып калган. Ул аны 1212 елда яза башлап 1233 елда тәмамлаган дип фаразлыйлар.
Башкорт галимнәре Кол Галине башкортларның әйле ыруыннан дип саный.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!