2022-2023 елларда Русиягә чит илләрдән 16 миллиард сум күләмендә оптик төзәгечләр кертелгән. Алар ау һәм спорт тауарлары буларак сатып алына, ләкин еш очракта Украинадагы сугышка эләгә дип яза "Важные истории".
Оптика импорты лидерлары булып Петербурдагы "Поинтер" интернет кибете һәм Мәскәүдәге "Навигатор" кибете тора. Төзәгечләр арасында АКШ һәм Европадан китерелгәннәре дә бар.
"Поинтердан" тауарларны, үз чиратында, мылтык җитештерүче "Промтехнология" һәм Bespoke Gun ширкәтләре сатып алган. Моңа алар 90 миллион сум чамасы акча тоткан. Тикшерүчеләр билгеләвенчә, "Поинтер" гына да Русиягә ау һәм спорт атышлары өчен 17 миллиард сумлык тауар керткән. Аларның күбесе сугыш барган урыннарда кулланылырга мөмкин.
Сугыш башланганнан бирде "Навигатор" керткән төзәгечләр бәясе 400 миллион сум чамасы тора. "Ау" һәм "спорт" тауарларын 4,5 миллиард сум күләмендә сатып алган. "Навигатор"ның бер мөштәрие - Петербурдагы "Технология" ширкәте. Аны "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте җитәкчесе Евгений Пригожин белән бәйлиләр.
- Тикшерүче журналистлар элегрәк тә чит илдән Русиягә сугышта кулланучылары тауарларның ничек керүе турында язган иде. Алар берничә схема буенча килә. Бу дроннар һәм аларга детальләр, шулай ук микросхемалар һәм ракетлар җитештерүдә кулланыла торган башка электрон өлшеләр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!