Казага җиде машина эләккән. Төбәктә бүген куе томан.
Төркиянең төньяк-көнбатышында, Истанбулдан ерак түгел Сакария төбәгендә юл казасында кимендә 10 кеше һәлак булган, 57 кеше яраланган. Бу хакта TRT телеканалы хәбәр итә.
Беренчел мәгълүматлрга караганда, казага өч автобус, бер йөк машинасы һәм тагын өч башка машина эләккән. Сәбәбе куе томан булуы мөмкин.
Сакарья губернаторы Яшар Карадениз сүзләренчә, 10 кеше һәлак булган, 57 кеше тән җәрәхәтләре алган, аларның җидесе авыр хәлдә.
Истанбулга барган юлда хәрәкәт туктатылган.
Төркия ютиция министры Йылмас Тунч 11 кеше һәлак булган дип язды. Сакария баш прокуратурасы тикшерү эшләре башлады диде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!