Зиратта бу вакытта генерал Касыйм Сөләйманиның үлеменә дүрт ел тулу уңаеннан матәм чарасы узган. Анда берничә йөз кеше катнашкан.
Иранның Керман шәһәре зиратында, Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы генералы Касыйм Сөләймани мемориалы янында 3 гыйнварда шартлау булды. Ашыгыч хезмәтләр хәбәренчә, 103 кеше үлгән, кимендә 141 кеше яраланган.
Nournews агентлыгы мәгълүматынча, ким дигәндә ике шартлау яңгыраган, алар мемориалга баручы юлда булган. Зиратта бу вакытта Сөләйманиның үлеменә дүрт ел тулу уңаеннан матәм чарасы узган. Анда берничә йөз кеше катнашкан.
Җирле хакимиятләр әлеге хәлне теракт дип бәяли.
- Иранның Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы бүлекләренең берсен җитәкләгән генерал Касыйм Сөләймани 2020 елда Багдадның халыкара һава аланына АКШ һава һөҗүме нәтиҗәсендә үтерелде. Сөләймани Ислам инкыйлабы сакчылары корпусында һәм Иран гаскәрендә иң абруйлы генералларның берсе була. Вашингтон Сөләйманины "беренче санлы террорчы" дип атый һәм аны йөзләгән американ солдатын үтерүдә җаваплы дип саный.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!