Иң зур бүлеге – Башкортостан татарлары хакында.
Интернетта җанисәп нәтиҗәләренә багышланган "Татар демографиясе" проекты барлыкка килде. Әлегә ресурста сигез мәкалә урнаштырылган. Проект авторы Наил Гыйлман аңлатуынча, сәхифәгә 2023 елда җыелган материаллар кергән.
Сәхифә өч зур өлештән тора. Аларның берсе – соңгы җанисәпнең гомум нәтиҗәләренә багышланган өлеше март аенда "Миллиард татар" басмасында чыккан булган.
Иң зур бүлеге – Башкортостан татарлары хакында. Җыентыкка илледән артык таблица, уннан артык диаграмма кергән.
Проект Teletype платформасында урнаштырылган.
- Наил Гыйлман тумышы белән Чуашстаннан, яшь чагында Мәскәү өлкәсенә күченгән һәм шунда төпләнгән.
- Ул – IT белгече. "Үзем урыс мохитендә яшәп, балаларым да үсә башлагач, милли темалар белән кызыксына башладым, миллилекне саклап калу проблемнары борчый башлады. Шуннан соң, уйлана торгач, 5-6 ел элек милли темаларга кайбер тикшеренүләр ясый башладым", дигән иде Азатлыкка.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!