Кировтагы 1нче тикшерү изоляторында утыручы сәяси тоткын, математик Азат Мифтаховка хатыны Елена Горбань белән күрешергә рөхсәт итмиләр. Бу хакта Горбань үзенең Telegram-каналында сөйләде.
Горбань иренә каршы яңа җинаять эше ачылган чакта күрсәтмәләр биргән тоткын - Евгений Трушковка хат язган булган. "Күченүең белән. Сине дә монда күселәр һәм тараканнар булган камерага утыртканнардыр дип бик өметләнәм", дип язган булган ул.
Трушков исә бу хатны җинаять эшенә кушуларын сорап тикшерүчегә гариза язган. "Никтер тикшерүче бу хатны безгә очрашырга рөхсәт итмәү өчен туры килә торган сәбәп дип тапты", ди Горбань.
Шулай ук Азат Мифтахов янына тикшерү изоляторына әнисе килгән, ул "азат ителгән" көне белән чагыштырганда Азат күпкә яхшырак күренде дип сөйли.
Былтыр 31 октябрьдә Киров шәһәренең Первомайски район мәхкәмәсендә яшь галим Азат Мифтаховка чикләү чарасын озайту утырышы үтте. Аны сак астында тоту вакытын өч ай да өч көнгә - 2024 елның 6 февраленә кадәр озайттылар.
- Моңарчы Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем ителгән иде. Тикшерү һәм мәхкәмә фаразынча, ул һәм аның анархист карашлы тарафдарлары Мәскәүнең Ховрино районында "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ваткан һәм анда төтен шашкасы ыргыткан. Бу вакытта офиста беркем булмаган диелде. Мифтахов үзенә каршы күрсәтмәләрне җәфалаулары аркасында бирүен әйткән иде.
- 4 сентябрьдә Мифтаховны Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда тоткарладылар. Тикшерү фаразынча, ул "Народная самооборона" террорчы оешмасының актив әгъзасы булган һәм аңлы рәвештә җинаять кылган – тоткыннар арасында террорчылыкны пропагандалаган".
- Азатны колониядән каршы алырга аның әнисе Гөлнур Хөсәенова, аның ире, Азатның хатыны Елена Горбань барды. Гөлнур Хөсәенова улын колониядән ничек каршы алулары турында Азатлыкка сөйләде. Азат белән ул бары 5 минут кына күрешә алган. Иреккә чыгару бик кыска вакытка булды, диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!