Русия гаскәренә ялланган сербларга хәрби җитәкчеләре янавы хәбәр ителә

Деян Берич, Мәскәү, 5 май 2023 ел

Полк җитәкчелеге сербларны сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итми диелә. Яңа ел алдыннан аларны  автомат өчен ике-өч ядрә кысасы биреп һөҗүмгә җибәргәннәр, сугышта үзегезгә коралны үзегез яулап алырга тиешсез дип аңлатканнар. Алар штурмга барудан баш тарткач кыйналулары әйтелә.

Сербларны Украинадагы сугышта Мәскәү ягында сугышсыннар өчен Русия гаскәренә җибәрү белән шөгыльләнгән Сербия ватандашы Деян Брич видеомөрәҗәгать яздырган. Анда ул 119нчы парашют-десант полкында серблардан ничек мыскыл итүләре турында сөйли.

Берич сүзләренчә, полк җитәкчелеге сербларны амунициясез һөҗүмгә җибәрә, аларны дәваламый, кыйный, үтерү белән яный.

Берич үзенең ватандашларының Мәскәү янындагы хәрби бүлекчәдә Русия саклану министрлыгы белән контракт имзалавын сөйли. Аларны 106нчы Тула һава-десант дивизиясенең 119нчы полкына алганнар. Шуннан соң башта Рязаньга, соңрак Луһанскига җибәргәннәр.

Берич ышандыруынча, полк җитәкчелеге сербларны сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итмәгән. Яңа ел алдыннан аларны автомат өчен ике-өч ядрә кысасы биреп һөҗүмгә җибәргәннәр, сугышта үзегезгә коралны үзегез яулап алырга тиешсез дип аңлатканнар. Яллы сугышчылар амуниция белән җиһазларны да үзләре сатып алган.

Моннан тыш Берич әйтүенчә, хәрби җитәкчеләр хәтта каты авыручыларны да дәвалатудан баш тарта. Алар ягәсе сербларны "чегәннәр" дип атаган һәм нигә сугышка килдегез дип сораган.

Ихтыярилар сугыш кирәк-яраклары булмаган килеш штурмга барудан баш тарткан һәм бу хәлгә ачыклык кертүне сорап Русия президенты Владимир Путинга видео яздырган. Алар үзләрен башка хәрби бүлекчәгә күчерүне таләп иткән.

Шушы хәлдән соң серблар янына үзләрен хәрби полиция дип таныштырган кешеләр килгән һәм аларга төрмә белән янаган. Аларга коралларын тапшырырга боерганнар, җиргә казып ясалган торакларыннан берничә тәүлеккә суыкка куып чыгарганнар, кыр ашханәсенә кертмәгәннәр.

Дүшәмбе, 8 гыйнварда исә хәрби полиция вәкилләре коралсыз сугышчыларны кыйнаган, һавага атып аларны атып үтерү белән янаган, дип сөйли Берич.

Берич үзенең гомере һәм азатлыгы өчен дә, Русия ягында сугышучы сербларның гомере өчен дә борчылуын әйтә. Ул үзен Русия гаскәрен "кимсеткән" өчен җаваплылыкка тартырга мөмкин булуларын да искәртә.

Әлегә Мәскәү Беричның хәбәренә фикер белдермәде.

  • Узган елның октябрендә ВВС-ның урыс хезмәте Мәскәү Сербия ватандашларын Украинадагы сугышка җыя дип сөйләгән иде.
  • Берич 2014 елдан Донбасста Русия ягында снайпер булып сугышкан һәм сербларны сугышка җыюга булыша дип искәртелде.
  • ВВС мәгълүматынча, 2023 елның көзенә Русия гаскәре белән кимендә 100 серб контракт имзалаган. Русия саклану министрлыгы элекке Югославия илләре ватандашларыннан аерым бригада җыюны максат итеп куя диелә.
  • Сербия кануннары ялланып сугышуны тыя. Русия хакимиятләре чит ил ватандашларына гаскәрдә хезмәт итү контрактлары төзүне рөхсәт итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!