2023 елда Татарстанда бөлгенлеккә төшү турында гаризалар 19 процентка арткан

Аеруча, юридик затлар арасында бөлгенлеккә төшүчеләр арткан.

2023 елда Татарстан арбитраж мәхкәмәсенә бөлгенлек турында 9,7 мең гариза кергән. Бу 2022 елдан 19 процентка күбрәк. Әлеге саннарны бүген Татарстан арбитраж мәхкәмәсе рәисе Максим Боровков еллык киңәшмәдә китерде.

Аның сүзләренчә, физик затлар арасында бөлгенлеккә төшү турында гаризалар 14 процентка үскән. Мәхкәмәдә каралган эшләр 45 процентка арткан. 2022 елда аларның саны 5,6 мең булса, 2023 елда 8,2 мең эшкә җиткән.

Юридик затлар арасында бөлгеленлеккә төшү турында гаризалар 73 процентка арткан. Мәхкәмәдә каралган эшләр 27 процентка күбрәк булган.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов моны "борчый торган" мәсьәлә диде һәм нәтиҗәләр ясарга кушты.

Моннан тыш, узган ел республикада арбитраж мәхкәмәдә каралган салым бәхәсләре эшләре 70 процентка арткан.

2023 елның 9 аенда Татарстанда 200 оешма бөлгенлеккә чыкканы хәбәр ителде. Бу, 2022 елның шушы чоры белән чагыштырганда, 12 процентка күбрәк. Республикада физик затлар һәм эшкуарлар арасында бөлгенлеккә төшүчеләр 10,6 процентка үскән һәм 6 345кә җиткән дип әйтелде.

Татарстан бөлгенлеккә төшүче оешмалар саны ягыннан Русиядә 4нче урынны били.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!