Татарстанда Русия президентын сайлауны уздыру 732 миллион сумга төшәчәк. Бу саннарны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Андрей Нефедов китерде, дип хәбәр итә "БИЗНЕС Online".
Нефедов сүзләренчә, федераль бюджеттан 677,4 млн сум бүлеп бирелгән. Аларның 233 млн сумын "ИнформУИК" проекты кысаларында өй саен кереп кешеләргә сайлау буласы турында хәбәр җиткереп йөргән бүлге комиссияләре әгъзаларына хезмәт хакы түләүгә тотачаклар.
Татарстан бюджетыннан исә сайлау уздыруга 54,4 миллион сум бүлеп бирелгән. "Нәтиҗәдә быел сайлауны финанслау 731,8 млн сумны тәшкил итә", дигән Нефедов.
Татарстанда сайлауларны әзерләү һәм оештыру белән 65 территориаль сайлау комиссиясе һәм 2,7 мең бүлге сайлау комиссиясе шөгыльләнәчәк.
Сайлаучылар вакытлыча яши торган 45 урында сайлау бүлгеләре ачылачак: бу 37 хастаханә, дүрт тикшерү изоляторы, ике шифаханә, Казан һава аланы, Казан тимер юл вокзалында.
Русиядә теркәлмәгән кешеләр тавыш бирә ала торган дүрт сайлау бүлгесе булачак. Хәзергә Татарстанда 2,9 млн сайлаучы теркәлгән.
- Русиядә президентны сайлау быел 15-17 мартта узачак.
- Элегрәк Русия Үзәк сайлау комиссиясе намзәтләр итеп дүрт кешене теркәгән иде. Бу - гамәлдәге президент Владимир Путин, "Яңа кешеләр"дән Владислав Даванков, "КПРФ"тан Николай Харитонов һәм ЛДПРдан Леонид Слуцкий.
- Бүген, 5 февральдә билгеле булганча, Үзәк сайлау комиссиясе намзәт Борис Надеждинның сайлауда катнашу өчен җыйган имзаларның 15 процентын гамәлгә яраксыз дип тапкан. Теркәлү өчен 5 проценттан да артмавы кирәк. Надеждин имзалар өчен көрәшәчәген әйтте. Ул Үзәк сайлау комиссиясендә үзен теркәмәсәләр бу карарны Югары мәхкәмәгә шикаять итәсен белдерде. Якында Надеждинның президентка намзәт итеп теркәлә алу-алмавы билгеле булачак.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!